Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанда “Игътибар – балалар!” дигән профилактик чаралар дәвам итә

ТР Эчке эшләр бүлеге автоинспекциясе юлларда һәркемнең дә бик игътибарлы булырга чакыра.

Татарстанда “Игътибар – балалар!” дигән профилактик чаралар дәвам итә. Балаларның юл-транспорт вакыйгаларында имгәнүләрен профилактикалау, җәйге чорда юлларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, күнекмәләрен искә төшерү максатыннан оештырыла торган бу акция 14 майда башланып китте, ул 3 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Агымдагы елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 130 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 136 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган (узган елның шул чорында 147 вакыйгада ике баланың гомере өзелгән, 153 бала имгәнгән булган).

Бөгелмә муниципаль районы территориясендә быел балигъ булмаганнар катнашында 6 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Балаларның 1се – пассажир, калганнары җәяүлеләр булган. Вакыйгаларның барысы да шәһәрдә булган, өч очрак – җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыннарында (узган ел бу чорда балалар катнашында 1 вакыйга теркәлгән булган).

Мәгълүматлар 16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы бәхетсезлек очракларының өчтән берсе җәйге чорга туры килүен күрсәтә. Әйтик, Татарстанда 2017 елның җәендә балалар катнашында 193 юл-транспорт вакыйгасы булып, анда 8 баланың гомере өзелгән, 201е зыян күргән.  

“Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында, Татарстан республикасы Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе түбәндәге чараларны планлаштыра: – балаларны утыртып йөрүдәге кагыйдәләрне бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән чаралардан – транспорт йөртүчеләрне тикшерү; – транспорт белән идарә итүчеләр тарафыннан җәяүлеләргә юлда өстенлек бирүгә кагылышлы кагыйдәләрне бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән чаралар; – яктылыкны кире чагылдыра торган элементлар куллануны пропагандалау чаралары; – балигъ булмаганнар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар; андый фактларга юл куелган очракта, мәгълүматлар, алга таба профилактик эш алып бару өчен, уку йортына җибәрелә; – Дәүләт автоинспекторларының балаларның юллардагы куркынычсызлыгы темасына багышланган ата-аналар җыелышлары уздыруы; – сәламәтләндерү-ял итү лагерьларында балаларда юлларда хәвефсез йөрү күнекмәләрен ныгытуга юнәлдерелгән  конкурслар, уеннар, ярышлар, викториналар уздыру; – уку йортларына, сәламәтләндерү-ял итү лагерьларына илтә торган юлларның, андагы билгеләрнең, светофор объектларының һ.б. торышын тикшерү.

ТР Эчке эшләр бүлеге автоинспекциясе юлларда һәркемнең дә бик игътибарлы булырга чакыра.

Әти-әниләр үз балаларының иминлегенә бик җитди карарга тиеш. Юл читләрендә, гомерләренә һәм сәламәтлекләренә куркыныч яный торган урыннарда аларны ялгыз калдырмаска кирәк. 7 яшькә кадәр баланы бары тик махсус кәнәфиләрдә генә утыртып йөртергә кирәклеген дә истән чыгармагыз. Ә 7 – 11 яшьлекләрне исә, җиңел машиналарны арткы утыргычында, йөк машиналары кабинасында баланың буена, авырлыгына  туры килә торган җайланмалардан башка да йөртү мөмкинлеге бар. Дәүләт автоинспекциясе  исә 7 яше тулган балаларны да шундый җайланмаларда йөртергә киңәш итә.

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,

пропаганда буенча Бөгелмә эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ инспекторы,

полиция өлкән лейтенанты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса