Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Татарстанда COVID-19тан тагын бер үлем теркәлгән

Бүген коронавирус йогышының 90 яңа очрагы расланды. Аларның икесе читтән кертелгән, калганнары – элемтәдә булу нәтиҗәсе. Бөгелмәлеләр арасында яңа авыру очрагы юк.

   33 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 57 пациент өйдә дәвалана. 
   Авыручылардан 11 кеше –18- 30; 40 кеше – 30– 50, 14 кеше – 50-60,  16 кеше – 60-70, 8 кеше –  70–80, 1 кеше 80–90 яшьлекләр арасында.  
   Иң күп яңа очраклар Казанда ачыкланган – 39 кеше. Яр Чаллыда 18 яңа авыру теркәлгән. Апас, Чүпрәле һәм Түбән Кама районнарында – бишәр кеше, Биектау һәм Лаеш районнарында дүртәр кешегә әлеге диагноз куелган. Буа һәм Питрәч районнарында – икешәр, Югары Ослан, Яшел Үзән, Мөслим, Саба, Теләче һәм Ютазы районнарында – берәр кеше. 
   11 майга Татарстанда барлыгы 1 761 COVID-19 очрагы билгеле.  
   Пациентның COVID-19дан үлүенең алтынчы очрагы теркәлгән. 9 майда Алабуга районында 1950 елда туган кеше вафат булды. 13 апрельдә аны Тукай районы үзәк хастаханәсенә озаталар. 30 апрельдә, ике яклы полисегментар пневмония белән авырган яңа коронавирус йогышының авыр формасы белән Яр Чаллы шәһәренең 2нче хастаханәсенә күчерелә. 30 апрельдән  пациент ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Аның хроник авыруларның авыр формалары һәм полиорган җитешсезлеге дә булган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2VtzqukJcA1