Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанда Covid-19дан үлүнең 54нче очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19ның тагын 28 яңа очрагы теркәлгән, барысы да – йогышланганнар белән элемтәдә булу нәтиҗәсе.

Казанда яшәүче кеше  7нче хастаханәдә оештырылган вакытлы госпитальгә китерелде һәм ике яклы пенсегментар пневмония белән хастаханәгә урнаштырыла. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары кискенләшүе фонында хәле начарлана һәм вафат була. Вирус булу лаборатор тикшерү белән расланган.

Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

 

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус йоктыруның 28 очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә ТРда коронавирус буенча оператив штаб.

«Шуларның 8е хастаханәгә салынган, 20се өйдә дәвалана. Авыру очракларының барысы да контакт нәтиҗәсе», – диелә хәбәрдә.

Авыручыларның күбесе – 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр – 11 кеше. Шулай ук авырулар арасында бер бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 5 кеше, 50дән 70 яшькә кадәр 10 кеше, 70 яшьтән өлкәнрәк 1 пациент бар.  

Авыручылар Казан, Алабуга, Яшел Үзән һәм Менделеевск шәһәрләреннән.

Бүгенге көндә Татарстанда 6 103 COVID-19 очрагы теркәлгән.

Барлыгы 4 929 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 4се – узган тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса