Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанда COVID-19 йогышлануының 80 яңа очрагы ачыкланды.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә: “17 кеше хастаханәгә озатылган, 63 кеше өйләрендә дәвалана. Аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формалары күзәтелә”. Авыручылар арасында бөгелмәлеләр юк.

Яңа ачыкланган очраклардан:
18 яшькәчә
кешеләр – 5
18 яшьтән 30 яшькәчә
12
30 яшьтән 50 яшькәчә
33
50 яшьтән 60 яшькәчә
7
60 яшьтән 70 яшькәчә
14
70 яшьтән 80 яшькәчә – 6

80 яшьтән 90 яшькәчә 3
 

География буенча:

Казанда – 61

Яр Чаллыда – 4

Чүпрәледә – 1

Алабугада – 1

Яшел Үзәндә – 4

Лаеш районында – 1

Мамадышта – 2

Түбән Кама районында – 4

Сабада – 1

Тукай районында – 1

18 майга  Татарстанда барлыгы 2 312 COVID-19 очрагы теркәлгән. Терелүчеләр саны – 1 195 кеше (+22 – соңгы тәүлектә)

Республикада әлеге чирдән үлүнең сигезенче очрагы расланган. 16 майда Түбән Кама районында яшәүче 1941 елгы граңданин вафат булган.

1 майдан башлап пациент Түбән Кама район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә – стационарда дәваланган, ул короновирус инфекциясенең авыр  формасы белән чирләгән, ике яклы полисегментар пневмониядән интеккән. 6 майдан ИВЛ аппаратына күчерелгән. Хроник йөрәк-кан тамырлары авыруы һәм бронхиаль астма булган. Үлемнең сәбәбе экспертиза белән расланган.

Бүгенге шартларда үзизоляция режимын, гигиена таләпләрен игътибар белән үтәүнең аеруча мөһимлеге – бәхәссез. Шулай ук җитди сәбәпләрсез өйдән чыгып йөрмәскә тырышыгыз!
Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса