Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанда Covid-19 вирусының 29 яңа очрагы расланды, алар элемтә аша йоктырылган

Узган тәүлек эчендә коронавирустан 3 кеше сәламәтләнде.

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авыруның 29 яңа очрагы ачыкланган, алар барысы да элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

10 кешене хастаханәгә салганнар, калганнары өйдә дәвалана.

Авыру очракларының күбесе 30дан 50 яшькә кадәргеләрдә (11 очрак) ачыкланган. Шулай ук 50дән 60 яшькә һәм 60тан 70 яшькә кадәрге кешеләрдә 6шар очрак теркәлгән.

Гадәттәгечә, яңа очракларның күбесе Казанда (21) теркәлгән, аннан соң Яшел Үзән, Түбән Кама, Питрәч районнары (2) һәм Кайбыч, Лаеш (1) районнары бара.

Узган тәүлек эчендә коронавирустан – 3 кеше, ә бөтен вакыт эчендә 4568 кеше сәламәтләнде. Республикада барлыгы 5723 авыру очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса