Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанда Covid-19 вирусының 28 яңа очрагы расланды, алар элемтә аша йоктырылган

Узган тәүлек эчендә коронавирустан 29 кеше сәламәтләнде.

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авыруның 28 яңа очрагы ачыкланган, алар барысы да элемтә юлы белән йоктырылган.

4 кешене хастаханәгә салганнар, 24 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 0

18 яшьтән 30 яшькәчә – 5

30 яшьтән 50 яшькәчә – 13

50 яшьтән 60 яшькәчә – 4

60 яшьтән 70 яшькәчә – 3

70 яшьтән 80 яшькәчә – 3

80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүче – юк.
Гадәттәгечә, яңа очракларның күбесе Казанда (20) теркәлгән.

Узган тәүлек эчендә коронавирустан – 29 кеше, ә бөтен вакыт эчендә 4597 кеше сәламәтләнде.

Республикада барлыгы 5751 авыру очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса