Татарстанда «Covid-19» коронавирусы белән авыруның теркәлгән очракларына караганда, сан ягыннан кимүе күзәтелә
Күрше төбәктә Әлмәт шәһәрендә авыруның 2 яңа очрагы ачыкланды
Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус белән авыручы 44 кеше ачыкланган, читтән кертелгән очраклар юк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«13 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 31е өйдә дәвалана", – диде Галимова.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 1
18 яшьтән 30 яшькәчә – 4
30 яшьтән 50 яшькәчә – 10
50 яшьтән 60 яшькәчә – 10
60 яшьтән 70 яшькәчә – 17
70 яшьтән 80 яшькәчә – 0
80 яшьтән 90 яшькәчә – 2
90 яшьтән өлкәнрәк ләр арасында чирләп китүче юк.
Шәһәр һәм районнар буенча :
Казанда – 11
Яр Чаллыда – 12
Аксубай районында – 2
Актаныш районында – 2
Әлмәттә – 2
Балтачта– 1
Биектау районында – 1
Яшел Үзән районында – 2
Лаеш районында – 2
Менделеевск районында – 2
Түбән Камада – 3
Нурлат районында – 2
Тәтеш районында – 1
Тукай районында –1
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 3 958 Covid-19 авыруы ачыкланган,шуларның 2 824 кеше, шул исәптән 8се узган тәүлектә терелгән, 1 134 кеше дәвалануын дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа