Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Татарстанда «COVID-19» авыруыннан 26нчы үлем очрагы расланган.

Узган тәүлектә республикада коронавирус белән авыруның 33 яңа очрагы теркәлгән.

Татарстан табиблары узган тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус белән авыруның 33 яңа очрагын ачыкладылар, читтән кертелгән очраклар юк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"11 кеше хастаханәгә салынган, 22 кеше өйдә дәвалана", – дип өстәде Галимова.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – юк

18 яшьтән 30 яшькәчә – 2

30 яшьтән 50 яшькәчә – 12

50 яшьтән 60 яшькәчә – 3

60 яшьтән 70 яшькәчә – 9

70 яшьтән 80 яшькәчә – 6

80 яшьтән 90 яшькәчә – 1 кеше

90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.

 

Торак пунктлар арасында зарарланучылар саны буенча Казан алда бара – 18 кеше. Биектау районында – 3, Саба районында – 2 очрак, Яр Чаллы, Актаныш, Буа, Югары Ослан, Зәй, Кайбыч, Менделеевск, Яңа Чишмә, Питрәч, Чистай районнарында чирләүчеләр – берәр кеше.

 

16 июльгә республикада 5126 “COVID-19” очрагы теркәлгән.

барлыгы 3 979 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 31е – узган тәүлектә.

Яр Чаллыда   1949 елда туган кеше вафат булды.

19 майда 2нче шәһәр хастаханәсенең терапия бүлегенә коронавирус йогышының һәм пневмониянең авыр формасы булган, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискен катлауланулары булган авыру кабул ителә Озайтылган ИВЛда булуы, хәленең начарлыгы сәбәпле, реанимация бүлегенә   салына. Шуңа бәйле авырулар фонында дәвалау аның хәле яхшыруга китермәде.  23 майда үлем очрагы теркәлгән.

Бу катлаулы клиник очрак булу сәбәпле, мәет материалын тикшереп, озак вакытлы патолого-анатомия экспертизасы үткәрергә кирәк булды. Үлем сәбәбе – CОVID-19 коронавирус йогышы. Вирус идентификацияләнгән.

Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2VtzqukJcA1