Татарстанда Чулман елгасында пассажир катеры төпкә утырган
Бәлагә юлыккан суднодан ике ир-атны эвакуацияләгәннәр.
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Татарстанда Чулман елгасында пассажир катеры төпкә утырган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Чулман елгасында Кызылъяр торак пункты янында катерның бәлагә юлыгуы хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына 30 апрельдә кичке тугызлар тирәсендә килгән.
Урынга бишенче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре юл тоткан.
«Амур» катерыннан 64 һәм 43 яшьлек ике ир-атны эвакуацияләп, Чистай шәһәренә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа