Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанда аерым категориягә керүче 14 мең 145 балага Яңа ел күчтәнәче өләшенәчәк

Бүләкләр алуга 9 миллион сумнан артык акча тотылачак. (Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда аерым категория саналган барлыгы 14 мең 145 балага Яңа ел күчтәнәче өләшү ниятләнә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте. "Быел, Татарстанның...

Бүләкләр алуга 9 миллион сумнан артык акча тотылачак.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда аерым категория саналган барлыгы 14 мең 145 балага Яңа ел күчтәнәче өләшү ниятләнә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте.

"Быел, Татарстанның Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Яңа ел күчтәнәчәләре белән ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм, авыр тормыш хәленә төшкән, балигъ булмаган балалар өчен махсус учреждениеләрдә дәүләт химаясендә булган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган, махсус коррекцион уку йортларында белем алучы балалар тәэмин ителәчәк. Республикада мондый категориягә керүче 14 мең 145 бала исәпләнә. Яңа ел күчтәнәченең бәясе 644 сум 50 тиен", - дип белдерде Лариса Сулима. Бүләкләр алу өчен барлыгы 9 116 452, 5 мең сум акча сарыф ителәчәк. Лариса Сулима сүзләренчә, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе үтенече буенча, бүләккә яктылык кайтаргыч элемент та беркетелгән.

Калган балаларга бүләкләр Татарстанның муниципаль берәмлекләре, предприятиеләр һәм оешмалар хисабына алына. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов исә, башкалада 130 мең балага Яңа ел күчтәнәче таратылачагын әйтте. Бу балалар бакчаларына йөрүчеләр, башлангыч сыйныфларда укучылар.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/19/154608/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса