Татарстанда “СОVID-19”ның яңа 30 очрак теркәлгән
Республикада таҗ ясау инфекциясе тарала башлаганнан бирле 6 мең 191 кеше авырган.
Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 йоктыруның 30 очрагы теркәлде. Бу хакта матбугат конференциясендә “Роспотребнадзор”ның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
“Аларның 1се читтән китерелгән, 29ы элемтәләр нәтиҗәсе. 7 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйләрендә дәвалану ала”, – дип хәбәр итте спикер.
Яшь төркемнәре буенча:
Балигъ булмаганнар арасында авыручылар юк
18 яшьтән 30 яшькәчә – 3
30 яшьтән 50 яшькәчә – 12
50 яшьтән 60 яшькәчә – 6
60 яшьтән 70 яшькәчә – 7
70 яшьтән 80 яшькәчә – 2 кеше
80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында шулай ук авыручылар юк
Шәһәрләр һәм районнар буенча мәгълүмат:
Казанда – 14
Яр Чаллыда – 1
Буа районында – 3
Алабугада – 1
Зеленодольск районында – 2
Кукмара районынды – 1
Питрәч районында – 1
Балык Бистәсе районында – 1
Сабарайонында – 5
Чистай районында – 1
20 августка Татарстанда 6 191 СОVID-19 очрагы теркәлгән.
Бөтен чорда 5 013 кеше савыкты, шул исәптән 30 тәүлек эчендә.
Кичә, 19 августта Татарстанда коронавирус авыруыннан 55нче үлем очрагы расланды.
Нурлат районында яшәүче 1938 елгы хатын-кыз Чистай үзәк хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китерелә. Йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүе сәбәпле, хәле начарлана. Вирусның булуы лаборатория тесты белән расланган.
Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа