Татарстанда 27 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән
Алар барысы да авыру кешеләр белән аралашкан.
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 27 яңа очрагы теркәлгән. “4 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана”, – Бу хакта мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькәчә – 1
18 яшьтән 30 яшькәчә – 1
30 яшьтән 50 яшькәчә – 13
50 яшьтән 60 яшькәчә – 5
60 яшьтән 70 яшькәчә – 4
70 яшьтән 80 яшькәчә – 3
Шәһәр һәм районнар буенча җыентык:
1. Казанда – 16
2. Аксубай районында – 1
3. Алексеевский районында – 1
4. Югары Ослан районында – 1
5. Яңа Чишмә районында – 1
6. Нурлат районында – 4
7. Спас районында – 3
Республикада бөтен вакыт эчендә 6 563 коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган. Барлыгы 5 393 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 37е – узган тәүлектә.
Бүген республикада коронавирус инфекциясеннән үлүнең 62 очрагы теркәлгән.
1941 елда туган хатын-кыз авыр дәрәҗәдәге хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония белән Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпитале базасында оештырылган вакытлыча йогышлы госпитальгә озатыла. Аның хәле йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары кискенләшүе нәтиҗәсендә начарлана. Вирус идентификацияләнгән. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа