Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанда 208 мең укучы бушлай тукланачак

Федераль органнар республиканың 1 — 4 сыйныф укучылары өчен кайнар туклануның гомуми бәясен исәпли.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Диләрә Нурмәтова). Киләсе уку елында Татарстанда кече сыйныфта белем алучы 208 мең укучы бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Хәзер бюджетны исәплиләр. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Хәзер федераль органнар белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай туклануның гомуми бәясен исәплиләр. Барлык мәктәпләр дә азык-төлек белән тәэмин ителгән, бары тик 97 мәктәпкә генә ризык таратыла, калган мәктәпләрдә ризык әзерләү өчен шартлар бар», диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта 1-4 сыйныф укучыларының 97 процент чамасы кайнар ризык ала. Шул ук вакытта кече сыйныф укучыларының күпчелек өлеше мәктәптә көненә ике тапкыр ашый.

РФ Президенты Владимир Путин киләсе уку елыннан Россиянең барлык кече сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү бурычын Федераль Җыенга еллык юлламасында куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса