Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмә укытучылары "Иң яхшы экодәрес" гомумроссия конкурсында катнаша ала

Татарстан укытучылары "Яшел Россия" илкүләм экологик иҗтимагый хәрәкәте оештырган "Иң яхшы экодәрес" конкурсында катнашу өчен чакырыла. Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Конкурс укытучыларның заманча дәрес методикалары булдыруда осталыкларын күрсәтүгә, шулай ук талантлы, иҗади эшләүче мөгалимнәрне ачыклау, укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохитне саклау...

Татарстан укытучылары "Яшел Россия" илкүләм экологик иҗтимагый хәрәкәте оештырган "Иң яхшы экодәрес" конкурсында катнашу өчен чакырыла. Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Конкурс укытучыларның заманча дәрес методикалары булдыруда осталыкларын күрсәтүгә, шулай ук талантлы, иҗади эшләүче мөгалимнәрне ачыклау, укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы белемне арттыру, экологик проблемаларны чишүгә юнәлдерелгән.

Конкурс ике этапта үтә: беренче өлештә катнашучылар 1 сентябрьгә кадәр дәрес өчен методик эшкәртмәләрен тапшыралар. Алар презентация яки видеофайл форматында булырга тиеш. Икенче этапта жюри карары буенча иң күп балл җыйган эшләр www.genyborka.ru "Яшел Россия" экология хәрәкәте сайтында урнаштырыла. Әлеге этапта җиңүчеләр халыкның тавыш бирүе юлы белән билгеләнәчәк. Нәтиҗәләр 1 ноябрьдә оештыручы сайтында бастырылачак. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы декабрь аенда була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса