Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Татарстан табиблары тәүлек эчендә «Сovid-19» белән авыручы яңа 60 кешене ачыклаган.

Барлык очраклар да – элемтәдә булу нәтиҗәсе. Бөгелмәдә авыруның яңа очрагы юк.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, 12 кеше хастаханәгә салынган, 48ендә чир җиңел яки симптомсыз формада булып, өйдә дәвалана.

 

30 яшьтән 50 яшькә кадәр булган авырулар иң күпне тәшкил итә – 17 кеше, 11 очрак – 60тан 70кә кадәр, 10ар очрак – 18-30 һәм 50 – 60 яшьлекләр арасында,  70тән 80 яшькә кадәр  – 8 һәм 18 яшькә кадәргеләрдә –  4 очрак.

 

Йогышлануларның иң күбесе Казанда – 21 кеше, икенче урында – Яр Чаллы – 12 һәм Түбән Камада 11 очрак ачыкланган. Өченче урында-Әтнә һәм Яшел Үзән районнары, анда дүртәр кеше чир йоктырган. Әлки районында3,   Биектауда – 2, Арча, Минзәлә һәм Саба районнарында – берәр очрак.

 

Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 3 026 Covid-19 очрагы теркәлгән. Пациентларның күп өлеше инде терелде һәм дәвалау учреждениеләреннән чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2VtzqukJcA1