Татарстан табиблары тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 55 яңа очрагын ачыкладылар
Иң күп авыручылар Казанда – 42
Татарстанда узган тәүлек эчендә 55 кешенең Covid-19 коронавирусы белән авыручы ачыкланган. Барысы да диярлек республика территориясендә элемтә юлы белән йоктырылган, читтән кертелгән очрак – бер генә. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
“17 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 38 кеше өйдә дәвалана”, – диде Галимова.
Авыру йоктыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр булган төркемдә – 19 кеше, шулай ук 60тан 70 яшькә кадәрге төркемдә 12 кеше ачыкланган.
Иң күп очрак Казанда яшәүчеләр арасында – 42 кеше. Авыру йоктыручыларның аерым очраклары Татарстанның 5 районында билгеләнде.
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 3 720 “Covid-19” авыруы ачыкланган, аларның 3 586 кеше, шул исәптән 23е – узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа