Татарстан Профсоюзлары көнен “ТНГ-Групп” хезмәткәрләре һәм пенсионерлары Әлмәттә – Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында билгеләп үттеләр
"Татнефть профсоюз" оешмалары комитетларының, башлангыч профсоюз оешмаларының эш юнәлешләрен күрсәтү, спорт чаралары, шоу-программа, популяр артистлар чыгышы, лотерея... Татарстан Профсоюзлары көнен "ТНГ-Групп" хезмәткәрләре һәм пенсионерлары Әлмәттә - Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында билгеләп үттеләр. Нәкъ менә шунда зур бәйрәм оештырылган иде. Истәлекле көн хатирәләре һәм шул чара уңаеннан туган...
"Татнефть профсоюз" оешмалары комитетларының, башлангыч профсоюз оешмаларының эш юнәлешләрен күрсәтү, спорт чаралары, шоу-программа, популяр артистлар чыгышы, лотерея... Татарстан Профсоюзлары көнен "ТНГ-Групп" хезмәткәрләре һәм пенсионерлары Әлмәттә - Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында билгеләп үттеләр. Нәкъ менә шунда зур бәйрәм оештырылган иде. Истәлекле көн хатирәләре һәм шул чара уңаеннан туган фикерләре турында "ТНГ-Групп" җәмгыятенең профсоюз оешмасы һәм хезмәт ветераны Ришат ГӘРӘЕВ сөйли.
Мин "Татнефтегеофизика" трестында моннан нәкъ 60 ел элек - 1957 елның көзендә эшли башлаган идем. Беренче дистә ел дәвамында, дөресен генә әйткәндә, Бөгелмә язмышы белән әлләни кызыксынмадым, сейсморазведка эшләрендә, кыр партияләрендә булдым. Ә менә соңрак, 1967 елдан башлап, партком секретаре вазифасына билгеләнгәч, шәһәр тормышына кагылышлы күп сораулар белән турыдан-туры очрашырга туры килде - эш урыным аларны чишүдә актив катнашуны таләп итә иде. Мин эшли башлаганда әле Татарстанда нефть ятмаларын үзләштерә башлауның беренче адымнарында ук хезмәт куйган, шәһәребездә ул чорда бер-бер артлы барлыкка килеп торган предприятиеләрне, шул исәптән, "Татнефть" берләшмәсен оештыруда актив катнашкан кешеләр белән очрашырга, эшләргә туры килде. Берләшмә ул вакытта хәзер каршысында аның беренче начальнигы Шмарёвка һәйкәл куелган бинада урнашкан иде.
Бөгелмә ул чорда актив үсә баручы, үз тарихы һәм үз мәдәнияте булган, барлык карталарда да күрсәтелә торган, һәркем тарафыннан танылу алган шәһәр иде. Әлмәт исә 1953 елда гына шәһәр статусы алды, аннан соң да, чынлыкта, район үзәге булып кына кала бирде. Ул заман җитәкчеләренең иркенләп уйлап, күп еллар алга карап фикер йөртеп торырга вакытлары булган булса, Җәлил, Лениногорск кебек кечкенә шәһәрләр дә, Актүбә, Карабаш кебек бистәләр дә бүгенге дәрәҗәдә калкып чыкмаслар иде, минемчә. Ә гөрләп чәчәк аткан нефть мегаполисы, яисә үз музейлары, театры, көчле инфраструктурасы булган, ким дигәндә, 400 меңләп халык яши торган зур шәһәр булыр иде дип уйлыйм. Нефть-газ секторына хезмәт күрсәтә торган искиткеч яхшы юллары белән... Әмма без бит һәрвакыт "Давай, давай!" режимында яшәдек: я "Барысы да - фронт өчен!", я "Бишьеллыкны - дүрт елда!" дигән һәм башка шундый лозунглар белән... Мисал өчен, И.В. Сталинга заманында Татариядә нефть фонтаны бәреп чыкканны әйткәч, ул: "Якындагы тимер юлга кадәр ничә километр арада?" - дип сораган. Нибары 35 километр ераклыкта икәнне белүгә, Башкомандующий: "35 көннән Татарстан нефте Җиңү өчен эшли башларга тиеш!" - дигән күрсәтмә биргән. Күз алдына китерә аласызмы: япа-ялан ачык дала, бернинди бульдозерлар да юк, нибары кулларына көрәк тоткан колхоз хатыннары гына бар. Торбалар кирәк, эретеп ябыштыручылар, насослар, тагын әллә нәрсәләр! Ә Югары Башкомандующий күрсәтмәсен үтәми калырп булмый, бу үлемгә тиң. Үтәгәннәр - яңа ятмадан чыгарылган нефть санаулы вакыт эчендә, әйткән срокта нефть эшкәртү заводы аша танк һәм башка сугыш машиналарының бакларына барып җиткән!
Әмма Нью-Васюки барлыкка килә алмаган шул (сүз уңаеннан - Ильф-Петровларның "Унике урындык" әсәрендә шундый матур итеп тасвирланган Нью-Васюки безнең Татарстан Тәтеше ул). Ул заманда әзме-күпме әһәмияткә ия булган ятма табылган һәрбер җирлектә шәһәрчекләр, посёлоклар үсеп чыга башлаган. Менә нәтиҗә - бүгенге көндә "Республиканың нефть башкаласы" дигән атаманы Бөгелмә түгел, ә Әлмәт горур йөртә. Халкы саны да безнең шәһәр халкыннан өч тапкыр артып китә. Ни өчен шулай килеп чыккан соң? Берәүләр бер төрле сөйли, икенчеләр - икенче төрле...
Бөгелмәнең 6 нчы урта мәктәбендә озак еллар буе директор булып атказанган укытучы, күп орденнар кавалеры Владимир Иванович Пеструхин эшләде. Бөгелмәдә туып-үскән, активист, шәһәрдә бик югары абруйлы кеше. Минем ике кызым да шул 6 нчы мәктәптә, танылган Анатолий Ефремов классында укыдылар. Владимир Иванович шундый кызыклы әңгәмәдәш иде, мин аның белән рәхәтләнеп сөйләшә идем. Шәһәр күләмендә уза торган утырышларда урыннарыбыз янәшә туры килеп, күп сораулар буенча фикер алыша торган идек. Менә ул бар сәбәпне заманында Бөгелмә җитәкчелегенең "нефть камыты"н үз өстенә алырга тәвәккәллекләре җитмәгәннән, үзенә күрә ялкаулыкларыннан дип күрә иде.
Чыннан да, бүген нинди манзара күрәбез соң? Бөгелмә узган гасырның 60 нчы еллары дәрәҗәсендә калды. Ярый әле соңгы елларда шәһәрнең кыяфәтен үзгәртүгә йөз тотып эшли башладылар. Ә шул арада Әлмәт танымаслык булып үзгәрде - моның өчен, буа-күл булдыруга да, көньяк халкын кызыктырылык пляж ясауга да, шәһәрне төрле яклап төзекләндерүгә дә, башка бик күп нәрсәләргә дә нефтьчеләр бик күп акча бүлеп бирә алдылар. Кайчандыр гади авыл районы булган, бүген инде чын башкала кыяфәте алган Әлмәткә карап, күршеләрдән ак көнләшү белән көнләшергә генә кала.
Бөтен уңайлыклары булган ике автобуска төялеп, "ТНГ-Групп" бинасы яныннан Әлмәткә барган чакта менә шуларның барысы да уйдан узды.
Ниһаять без - Җиңү паркы янында. Бәйрәмчә матур киенгән кешеләр, арада яшьләр дә бик күп. Һәммәсе дә төрле шәһәрләрдән тантанага чакырылган нефть сәнәгате хезмәтчәннәре, ветераннар. Профессиональ артистлар, үзешчән сәнгать осталары, нәниләрнең һушын алган аттракционнар, "чит планета" әһелләре... Профсоюзлар хөрмәтенә оештырылган бәйрәм бик матур узды. Котлауларны да, нефтьчеләргә игътибар-хөрмәтне дә, артистларның һәрбер чыгышын да килгән халык бик яратып карады, алкышлады. Барысы да мавыктыргыч, кызыклы булды, шуңа күрә дә без, ветераннар, әлеге чарага чакырганнары өчен Компаниянең хакимиятенә дә, просоюз комитетына да, ветераннар советына да бик рәхмәтлебез. Әлбәттә, рәхмәтнең иң олысы шуларның барысын да күз уңында тотып, безнең баруны оештырган Резидә Котләхмәтовнага. Нефть эшчәнлегенең чишмә башында торган танылган һөнәр ияләре белән очрашу, элекке танышлар белән күрешеп-сөйләшү, аларның сау-сәламәт һәм көр күңелле икәнен күрү әйтеп бетергесез канәгатьләнү хисләре бирде. Лениногорск, Әлмәт һәм башка төбәк ветераннарының: "Профсоюзларның өлкә комитеты пленумнарында сезнең юридик яктан саллы дәлилләнгән чыгышларыгыз бик ошый иде", - диюләре дә күңелгә сары май булып ятты. Гомумән, Бөгелмә оешмасының башка профсоюз лидерлары турында да гел уңай фикердә алар: "Геофизиклар профкомы башында һәрчак көчле егетләр булды", - диделәр.
Әйе, миннән алдагылар, мин үзем, аннан соң килгән коллегаларым - әлеге авыр йөкне кабул итеп алган барлык кешеләр - без барыбыз да хезмәт коллективының, эш кешесенең мәнфәгатьләрен яклап, үз позициябездә нык тора алдык, кирәк икән җитәкчелеккә дә үз сүзебезне кистереп әйтә белдек. Шунысы кызык: профсоюз активы күз алдында без "көчле егетләр" булып саналабыз, ә бит геофизиклар барлык профсоюз әгъзаларының нибары 2 процент чамасын гына тәшкил итә! Шулай булуга карамастан, геофизиклар пленум әгъзалары гына түгел, һәрчак президиум әгъзалары да булып тордылар...
...Без тантаналы чарадан көн яктысында кайтып киттек, ә бәйрәм программасы кичкә кадәр дәвам итәсе... Ә димәк, Әлмәт паркында шат авазлар, дәртле музыка караңгы төшкәнче яңгырап торган...
Язманы басмага
Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.
Фотолар - Р. Гәрәев альбомыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа