Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште

Әңгәмә барышында яклар Россия һәм Төркия арасындагы багланышларны ныгыту, Татарстан-Төркия сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым белән очрашты. Очрашу Татарстан Президентының Анкарага эшлекле сәфәре барышында булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуны ачып, Бинали Йылдырым Рөстәм Миңнехановны Төркиягә килүе белән сәламләде. Ул 2016 елның декабрендә Казанда булган эшлекле сәфәрен искә төшерде һәм татарстанда күрсәтелгән кунакчыллык өчен республика Президентына  рәхмәтен җиткерде.

Әңгәмә барышында яклар Россия һәм Төркия арасындагы багланышларны ныгыту, Татарстан-Төркия сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.

Очрашуда Төркия Республикасы икътисад министры Нихат Зейбекджи, Россия Федерациясенең Төркиядәге Илчелеге киңәшче-илчесе Александр Хапилов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан икътисад министры Фәрит Абдулганиев, Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса