Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Татарстан икътисад министры Артем Здунов Дагыстан Хөкүмәте рәисе вазифасына кандидат булды

Дагыстан Халык Җыенына Здунов кандидатурасын республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев тәкъдим итте. (Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Татарстан икътисад министры Артем Здунов Дагыстан Хөкүмәте рәисе вазифасына кандидат булды. Дагыстан Халык Җыенына аның кандидатурасын республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев күрсәтте. Дагыстан Халык Җыены матбугат хезмәтендә әлеге мәгълүматны расладылар....

Дагыстан Халык Җыенына Здунов кандидатурасын республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев тәкъдим итте.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Татарстан икътисад министры Артем Здунов Дагыстан Хөкүмәте рәисе вазифасына кандидат булды. Дагыстан Халык Җыенына аның кандидатурасын республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев күрсәтте. Дагыстан Халык Җыены матбугат хезмәтендә әлеге мәгълүматны расладылар. Здунов кандидатурасы иртәгә 14.00 сәгатьтә парламент сессиясендә каралачак.

Артем Здунов 1978 елның 18 маенда Казанда туган. Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. 2006-2010 елларда «Татарстан Фәннәр академиясенең перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге» дәүләт учреждениесенең фән буенча директор урынбасары булган. 2010 елдан - Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары. 2010 елдан - Татарстан икътисад министры.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/06/157473/

Икътисад фәннәре кандидаты. Өйләнгән, улы һәм кызы бар.

Моңа кадәр Дагыстанда республика Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Абдусамад Гамидовны мошенниклыкта гаепләп кулга алганнар иде. Анда берничә пистолет һәм Калашников автоматы таптылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса