Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстан фермерлары Милли проект кысаларында 4 млн. сумга кадәр грантлар алырга мөмкин

Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә ярдәм мәсьәләләрен 23 июльдә районнарның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә карадылар, ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә узды

Көн  тәртибендәге  төп  мәсьәлә «Фермерларга  һәм  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерүгә ярдәм  системасын будыру» милли  проектын  карау  иде.    

«Милли проект  яңа  эш  башлаучы  фермерлар, гаилә  фермалары һәм  авыл  хуҗалыгы  кооперативлары өчен  грант программалары белән  бергә  эшләячәк. Аларда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы грантларына  документалр биреп,  ниндидер  сәбәпләр  аркасында  конкурсны  үтмәүчеләр  дә  катнаша  ала.   Моннан  тыш,  быел  умарталары  һәлак  булган умартачылар  да  катнашып,  үзләренең  умарталыкларын  торгыза  ала.   Программада  “Умартачылык”  юнәлеше  буенча да  ярдәм карала.   Грантның  максималь күләме  4 млн сум  тәшкил  итә», - дип  билгеләп  үтте  Ришат Хәбипов.

Милли проект  буенча  документлар  кабул  итү  6 августта игълан ителәчәк.    Әмма  документлар  әзерләүгә  хәзер үк  керешергә  мөмкин.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәсми  сайтында   «Фермерларга, авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына   грантлар һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга   субсидияләр» бүлегендә  кирәкле  барлык  мәгълүмат урнаштырылды  инде.  

Министр  урынбасары  шулай  ук,  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларыннан матди-техник  базаны  үстерүгә  конкурс  документларын  кабул  итү  9 августка  кадәр  дәвам  итә,  дип искәртеп  узды.   

Ришат Хәбипов, республикада  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын булдыруга  һәм  үстерүгә юнәлдерелгән  чараларны  гамәлгә ашыру  максатларында  «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге» төзелгәнен искә  төшерде.   Консультацияләр  алырга  теләүчеләр  Компетенцияләр  үзәгенә (843)221-77-40  телефоны  аша  һәм   цкскрт.рфсайтына  мөрәҗәгать  итә  алалар. 

Киңәшмә  барышында  шулай  ук  2017-2018 елларда  грант алучыларның  дәүләт  ярдәме  чаралары шартларын  үтәүләре  буенча  җентекле  фикер алыштылар,  эш  урыннары  булдыру  мәсьәләләрен  дә  кертеп.    Министрлык  яңа  эш  башлаучы  фермерлар тарафыннан  акчаларның  максатчан  тотылышын контрольдә  тотуны  тәэмин  итә  һәм, грантның максатчан  юнәлештә  тотылмау һәм  (яисә) аларны  алу  өчен  дөрес булмаган  белешмәләрнең  һәм  документларның  тапшырылган  булу  фактлары  ачыкланганда,  бирелгән  грантлар Министрлыктан  тиешле  таләп  алынган  датадан алтмыш  көн  эчендә  кире  кайтарылырга  тиешлеген  искә  төшерә.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса