Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстан буенча бүгенге көндә 53 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән.

Барлык пациентлар коронавирусны контакт юлы белән йоктырдылар.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, 4 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 49 кеше өйдә дәвалана.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда 3 661 “COVID-19” очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә 66 кеше сәламәтләнде.

Коронавирус йоктырганнарның күбесе – казанлылар, 22 кеше. Алабуга районында9, Яр Чаллыда һәм Чүпрәле районында6шар, Биектау һәм Түбән Кама районнарында – 2шәр, Балтач, Югары Ослан, Кайбыч Районнарында, Кама Тамагы, Питрәч, Тукай районнарында берәр кеше йоктырган.

Иң күп авыручылар 30–50 һәм 50–60 яшьлекләр.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина бәяләвенчә, республикада “Covid-19” коронавирусының таралуына бәйле вәзгыять акрынлап яхшыра бара.

Бүгенге көннән (ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган яңа карар нигезендә, республика Хөкүмәте порталында бастырылган) Татарстан территориясендә битлек һәм перчаткалар җәмәгать транспортында, шул исәптән такси, кибетләрдә, шулай ук төрле хезмәтләр күрсәтү урыннарында булганда мәҗбүри булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса