Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

«Татар-информ» – Татарстан мәгълүмат чаралары арасында иң күп телгә алынган агентлык

Республика мәгълүмат агентлыгының телгә алыну индексы 580 пункт тәшкил иткән. (Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). 2017 елның өченче кварталында «Татар-информ» иң еш телгә алына торган республика гаммәви мәгълүмат чараларының "топ-20леге"н җитәкли, дип белдерә «Медиалогия» компаниясе. Тикшеренүләр үткәрүче компания исемлекне төзү өчен иң еш телгә алыну индексын алган. Ул - башка гаммәви...

Республика мәгълүмат агентлыгының телгә алыну индексы 580 пункт тәшкил иткән.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). 2017 елның өченче кварталында «Татар-информ» иң еш телгә алына торган республика гаммәви мәгълүмат чараларының "топ-20леге"н җитәкли, дип белдерә «Медиалогия» компаниясе.

Тикшеренүләр үткәрүче компания исемлекне төзү өчен иң еш телгә алыну индексын алган. Ул - башка гаммәви мәгълүмат чараларында мәгълүмат чыганагына сылтамалар санын исәпкә алучы һәм сылтама ясаган чыганакның абруен исәпкә алучы интеграль күрсәткеч.

Республика мәгълүмат агентлыгының телгә алыну индексы 580 пункт тәшкил иткән. Рейтингта икенче урынны 31 пункт аерма белән Business-gazeta.ru интернет басмасы алган. Өченче урында - 456 пункт аерма белән Realnoevremya.ru электрон ресурсы.

Рейтинг төзегәндә республика гаммәви мәгълүмат чаралары гына исәпкә алынган.

Узып баручы елның август нәтиҗәләре буенча "Татар-информ" сайтын 2 млн 94 мең 459 уникаль кулланучы караган. Бу - агентлык тарихында иң яхшы күрсәткеч.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/29/155265/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса