Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татар Димскәендә Сабан Туй...

Елның бер көне бар авыл халкын берләштерә.

Әйе, сүз Сабан туе турында бара. Милли бәйрәмебез Сабан туе, үзенең башлангыч мәгънәсен күпмедер дәрәҗәдәюгалта барса да, безнең халык күңелендә аның урыны кимеми. Татар Димскәе авылында узган бәйрәм чарасы моның дәлиле булып тора.

Сабан туе күптән күрмәгән авылдашларың, сыйныфташларың, дус ишләрең белән очрашу, милли ярышларыбызда катнашу һәм гомумән күңел ачу көне булып тора. Бу көнне димскәйлеләрне котларга дип район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Вахит Гарәфетдинов һәм Морад Булгаков килде. Бәйрәм чарасы гадәттәгечә авыл мәчете мулласы Яндәш хәзрәт Саттаров вәгазеннән башланып китте. Аннары авылдашларына тәбрикләү сүзләрен Татар Димскәе авыл җирлеге башлыгы Ренат Галләмов җиткерде.

Бүгенге көндә Димскәй авылында бер крестьян фермерлык хуҗалык эшләп килә. Җитәкчесе – Диана Булгакова. Әлеге хуҗалыкта эшләүче иң алдынгы хезмәткәрләрне данладылар. Хуҗалык вәкиле Эльвира Галләмова Фәндилә Нәбиуллина, Фәндәс Вәлиев, Илшат Сөбханов, Рәдиф Газиевларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Сабан туенда авыл зиратларын карап торучыларны зурлау үзенә күрә бер йола булып тора. Авыл башлыгы Ринат Галләмов Суык Чишмә авылы зиратын карап торучы – Әдисун ..., Райлан авылы зиратын карап торучы – Җәмил Хисмәтов, Димскәй зиратын карап торучы – Нурфаяз Ишмиевларга бүләкләр тапшырды һәм барлык авыл халкы исеменнән зур рәхмәтләр җиткерде.

Быел Димскәй Сабан туенда яңа традициягә нигез салынды. Атларны хәзер авылда сирәк очратасың, Сабан туенда ат чабышларында катнашырга атлар юк. Быел исә оештыручылар заманча чабыш уйлап чыгарган. Авыл егетләре мотоблокларда кемнең җитезрәк икәнен ачыклады. Өченче булып Марат Нәгыймов, икенче – Чулпан Шәйхуллин килде, ә беренче ярышларда беренчелекне Ринат Гаффаров яулады.

Кул көрәше, капчык белән сугышу, капчык киеп узышу, кашыкка йомырка салып йөгерү, таяк, аркан тартышу һәм башка төрле уеннарда авыл халкы рәхәтләнеп катнашты. Димскәйнең иң батыр егетләре үзләренең көчен милли көрәштә сынап карады. Сабан туеның төп бүләге – тәкәне Эльвин Джумалиев яулады.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса