Татар Димскәе авылында татар халык уеннары
Татар Димскәе авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре яшь димскәйлеләрнең җитезлеген һәм зирәклеген тикшерделәр.
Балалар өчен “Ямьле җәй җиткәч” дип исемләнгән уен программасы тәкъдим ителде. Алар “Пешмәгән”, “Буш урын”, “Күз кысыш”, “Төенчек”, “Кәрия-Зәкәрия” һәм башка төрле татар халык уеннарында катнашты, үзләренең көчләрен һәм уңганлыкларын күрсәтте. Кечкенә генә бәйрәм чарасы татар биюе белән тәмамланды. Яхшы кәеф һәм дәрт алды ярышларда катнашучылар.
Гөлнара РӘХИМОВА,
Татар Димскәе авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
Зелера Камалиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа