Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Таныш түгел Бөгелмә (+ФОТОЛАР)

Таныш булыгыз! Сезгә таныш түгел Бөгелмә! Бу заман битлеге астынннан әле тарихи йөзе күренгән шәһәр! Кызыл кирпечтән төзелгән биналары, истәлек һәйкәлләре, гасыр кешеләренең изге гамәлләре... Диварларга язып элгән такталардан укып, Бөгелмәне беләбез төсле. Ә бит тарихи объектларның күбесе ... гасыр картасыннан юкка чыккан. Шәһәребезнең тарихи йөзен ачып бирү максатыннан, сезне...

Таныш булыгыз! Сезгә таныш түгел Бөгелмә! Бу заман битлеге астынннан әле тарихи йөзе күренгән шәһәр! Кызыл кирпечтән төзелгән биналары, истәлек һәйкәлләре, гасыр кешеләренең изге гамәлләре... Диварларга язып элгән такталардан укып, Бөгелмәне беләбез төсле. Ә бит тарихи объектларның күбесе ... гасыр картасыннан юкка чыккан. Шәһәребезнең тарихи йөзен ачып бирү максатыннан, сезне таныш түгел Бөгелмә буйлап вертуаль сәяхәткә чакырам.

Беренче нокта - "Мәңгелек Дан" мемориалы

- "Мәңгелек Дан" мемориалыннан кала, шәһәребезнең бу урыны тагын нинди тарихи әһәмияткә ия?

- Һич әйтә алмыйм. Бәлки, революциягә бәйле берәр нәрсә булгандыр.

"Мәңгелек Дан" мемориалы урынында кайчандыр Иске собор торган. Аның урынын хәзерге Ленин һәйкәле белән дә бутыйлар. Собор XIX гасыр урталарында төзелгән. Аның артында зират урын алган. Мәйданына килгәндә, хәзерге шәһәр базары территориясенә кадәр җәелгән булган.

Икенче нокта - 2нче лицей филиалы

- Сез ничек уйлыйзыз, шәһәребезнең бу урынында нинди тарихи бина булган?

- Чиркәүме, мәчетме дигәннәрен ишеткәнем бар. Төгәл генә әйтеп бирә алмыйм.

Хәзерге Гоголь урамы XIX гасырда Острожня дип аталган. Ни өчен шундый исем йөртүен хәрби комиссариат бинасы турында сөйләгәндә әйтеп үтәрмен. 2нче лицей филиалын элекке мәчет урынында төзегәннәр. Ул чордагы бердәнбер дин йорты үзенең архитектура төзелеше белән шәһәрнең гомуми күренешеннән аерылып торган.

Өченче нокта - хәрби комиссариат

- Ничек уйлыйсыз, заманча төзелеш материалы астында нинди тарихи бина яшеренгән?

- Юктан гына монда хәрби оешма урнашмаган, минем уйлавым буенча, я комендатура, я төрмә булырга тиеш.

Хәрби комиссариат - Гоголь урамының дәвамы. Биредә острог, ягъни төрмә булганга күрә, урам элек Острожня дип атап йөртелгән. Кызганыч, бинаның чын йөзен яшергәннәр. 2017 елда биредә капиталь ремонт ясыйлар. Кызыл кирпечле диварлар флеш-панельләр астында калган. Бинага хәтта тарихи белешмә язылган тактачык та элеп куймаганнар. Туган якны өйрәнү музеенда аның элекке сурәте дә сакланмаган.

Иске баналарның тарихи йөзен "җимерергә" кулы күтәрелгәннәр белән еш сүзгә килдем. Тик файдасыз. Документлар буенча әлеге биналар тарихи әһәмияткә ия түгел икән. Булганнарын да бармак белән генә санарлык. Федераль исемлеккә хәзерге Я. Гашек музее бинасы кергән. Тарихи мирас дәүләт реестры палатасында 6 объект теркәлкән: Хәким бай Шакировның торак йорты (М.Җәлил урамының 4нче йорты), Укучылар сарае (Герцен урамының98нчы йорты), ашыгыч медицина ярдәме станциясе бинасы (Ленин урамының 37нче йорты), Балалар паркында Просвиркин, Петровская һәм билгесез диңгезчегә һәйкәл, Спас авылындагы чиркәү, иске зираттагы 14 Шәһит һәйкәле.

Дүртенче нокта - "Старт" кибете

- Үзәк мәйданда бик күп тарихи биналар бар. Ә бу кибетне шулар рәтенә кертеп буламы?

- Әйтүе бик авыр. Як-якка күз салсаң, монда тарихи бина, тегендә тарихи бина. Архитектура төзелеше буенча бу кибет урынында кайчандыр шулай ук иске бина булгандыр...

Бу урында 1906 елларда "реальный училище" бинасы торган.Ул чорда мәгариф системасына бик зур игътибар биргәннәр. Егетләр я "ремесленное училище"да, яисә "реальный училище"да белем алганнар. Бары соңгысында укыганнарның гына университетка керергә хакы булган. Янәшәдә генә - һөнәр училищесы. Еллар үткәч тә биредә белем бирүне дәвам итәләр. Ике катлы бинада КНИТУ филиалы урнашкан була. Кызганыч, хәзерге вакытта бина ярымҗимерек хәлдә.

Алсу Мөкатдәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса