“Тамчылар” халык вокаль ансамбле үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте
2 февраль көнне "Тамчылар" халык вокаль ансамбле үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне сәнгать мәктәбенә кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан кешеләр агылды да агылды. Һәркемнең йөзендә елмаю балкый. Керү юлында тантана хуҗаларының төрле концертларда төшкән фотосурәтләре куелган. Көчле алкышлар астында пәрдә ачылуга, ансамбль нең яшәү дәверендәге иң истәлекле һәм...
2 февраль көнне "Тамчылар" халык вокаль ансамбле үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Бу көнне сәнгать мәктәбенә кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан кешеләр агылды да агылды. Һәркемнең йөзендә елмаю балкый. Керү юлында тантана хуҗаларының төрле концертларда төшкән фотосурәтләре куелган. Көчле алкышлар астында пәрдә ачылуга, ансамбль нең яшәү дәверендәге иң истәлекле һәм күңелле мизгелләрен туплаган фильм күрсәтелде.
Артистларны тәбрикләргә ул көнне алар иҗатын яратучы бик күп кеше, төрле иҗат коллективлары вәкилләре килгән иде. Алар һәммәсе дә "Тамчылар"га киләчәктә дә иҗат уңышлары теләделәр, котлауларын ирештерделәр.
Ә ансамбль үзе бу кичтә тамашачыларны искиткеч матур җырлар белән хөрмәтләде. Биредә эстрада да, халык иҗаты да үрелгән, рус һәм татар композиторларының классик әсәрләре дә, борынгы җырлар да, моңа кадәр ишетелмәгән өр-яңалары да яңгырады. Туган як киңлекләре, ватанпәрвәрлек, гүзәл балачак - менә нинди темаларга багышланган иде ул чыгышлар.
Юбилейга ансамбльнең элекке җырчылары да күп килгән иде. Кемдер Питердан, Казаннан ук кайткан, башка шәһәрләрдән килүчеләр дә бар. Кайберләре - аерым, ә аннары барысы да бергә, "Тамчылар"га кушылып, күмәкләп җырлар башкардылар. Концертны кайчандыр үзләре дә шушы ансамбльдә җырлап йөргән, хәзер инде педагоглар О. Авдонина белән Р. Габдрахманова алып бардылар.
- Сәләтләрне үстерегә ярдәм итә торган шушындый бина һәм биредәгедәй профессиональ сәхнә булу - иҗатка йөз тоткан кеше өчен зур бәхет ул. Әлфия Ильяс кызы Бадыкшанова кебек җитәкче кул астында шөгыльләнү исә - икеләтә бәхет. "Тамчылар" үсеп килүче яшь буыннарның иҗат чылбырын өзмичә саклап килә. Бу вокаль коллективының узганы матур, киләчәге ышанычлы. Без сезгә уңышлар телибез һәм сәхнә түрендә күрүебезгә һәрчак шат булачакбыз, - диде, ансамбль коллективына мөрәҗәгать итеп, мәктәп директоры Л. Пискунова.
Бу теләкләргә "Тамчылар"ның иҗатын яратучы һәр кеше кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа