Тамак бәласе
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы 53 яшьлек бөгелмәлегә карата кузгатылган эштә дәүләт гаепләвен яклап чыкты. 2017 елның 6 октябрендә гражданин "Пятёрочка" кибетендә сатучылар тарафыннан контрольюкка санап, кибет киштәсеннән азык-төлек (пилмән, балык, йомырка, кофе, макарон һ.б.) - барлыгы 671 сум 36 тиенлек әйбер урллап, чыгу юлына юнәлә. Әмма кибет хезмәткәре аны туктатып, әйберләрне...
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы 53 яшьлек бөгелмәлегә карата кузгатылган эштә дәүләт гаепләвен яклап чыкты.
2017 елның 6 октябрендә гражданин "Пятёрочка" кибетендә сатучылар тарафыннан контрольюкка санап, кибет киштәсеннән азык-төлек (пилмән, балык, йомырка, кофе, макарон һ.б.) - барлыгы 671 сум 36 тиенлек әйбер урллап, чыгу юлына юнәлә. Әмма кибет хезмәткәре аны туктатып, әйберләрне кире бирүен таләп итә. Гражданин аны ишетмәмешкә салышып, юлын дәвам итә, әмма качып котыла алмый, кибет хезмәткәре аны тоткарлый.
Гражданин үз гаебен тулысынча таный, кылган гамәле өчен үкенүен белдерә.
Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 30 нчы маддәсе, 3 нче өлеше һәм 161 нче маддәсе, 1 нче өлеше нигезендә (чит милекне ачыктан-ачык урларга маташу) гаепле дип тапты, 1 ел сынау срогы белән 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды.
Хөкем карары әле үз көченә кермәгән.
Ләйсән САБИРОВА,
Бөгелмә шәһәре прокуроры өлкән ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа