Талкыш кәләвә рецепты
Талкыш кәләвә әлбәгә баллы катнашма кушып ясала. Әлбә дигәне исә татарларда электән билгеле - аны сары майга он салып пешерәләр. Ә кәләвә килеп чыксын дисәң, аерым савытта су, шикәр комы һәм балны куерганчы кайнатып, әлбәгә кушасың. Һәм, барлыкка килгән шушы баллы камырны нәзек җепселләр барлыкка килгәнче бертуктамый ян-якка тартырга кирәк....
Талкыш кәләвә әлбәгә баллы катнашма кушып ясала. Әлбә дигәне исә татарларда электән билгеле - аны сары майга он салып пешерәләр. Ә кәләвә килеп чыксын дисәң, аерым савытта су, шикәр комы һәм балны куерганчы кайнатып, әлбәгә кушасың. Һәм, барлыкка килгән шушы баллы камырны нәзек җепселләр барлыкка килгәнче бертуктамый ян-якка тартырга кирәк. Әзер булгач, талкыш кәләвәне рюмка яки чынаяк кебек берәр савытка тутырып, формага китерәсең дә, суыткычка куясың
Талкыш кәләвә әзерләүнең үз ысулы - алар баллы массаны 180 градуска кадәр кайнар утта пешерә, ә кәләвә ясаган бүлмәдәге температура 26-28 градустан түбән төшмәскә тиеш, дымлылыкка да- аерым таләпләр. Урамда көчле дымлылык сакланган көннәрдә кәләвә ясамыйлар. Әзер кәләвәне суыткычта, ә иң яхшысы туңдыргычта сакларга киңәш итәләр. Аны чәй эчәр вакыт җиткәч кенә табынга чыгарсаң, менә шул чакта ул авызда эреп торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа