Актуаль тема
Тагын бер кат… “Экстремизмга – ЮК!”
"Экстремизмга - ЮК!" дип аталган республика айлыгы кысаларында, "Возрождение" мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә үткәрелә торган чаралар барышында, балаларны шәхес итеп тәрбияләү, аларда геройлык, патриотизм хисләрен уяту максатында, "Батырлык дәресләре" уздырыла.
Наталья Нурмөхәммәтова,
бүлек мөдире.
Әлбәттә, табигатьтә экстремизм, дошманлык һәм җәбер-золым кебек төшенчәләр бала аңы өчен бөтенләй ят әйберләр. Нәкъ менә каһарманлык, өлкәннәрнең якты киләчәк өчен кылган батырлыклары үрнәгендә генә шәхеснең социаль мөһим сыйфатларын формалаштырып була. Безнең балаларыбыз экстремизм, сугышлар, террорчылыкның зур явызлык икәнен, аны бары тик чын дуслык һәм бер-береңне аңлау белән генә җиңеп булуын аңлап үсәргә тиешләр. Тагын балалар шуны да белә - көчле рухлы кешеләр генә авырлыкларны җиңә.
Барлык ят нәрсәләргә каршылык күрсәтү йөзеннән, үзәктә тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләре Ирина Лихачева белән берлектә, "Экстремизмга - ЮК!" дип исемләнгән плакат ясадылар. Моның белән алар бүгенге тор-мышның шушы глобаль проблемасына үз карашларын белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса