Май ае чагыштырмача яңгырлы булгангамы, быел үлән мулдан. Авыл хезмәтчәннәре өчен бу куанычлы күренеш, билгеле. Димәк, малларга кышкылыкка терлек азыгын әзерләп булачак дигән сүз.
Шуның белән бергә шәһәр халкына коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмалар өчен дә эш бермә-бер артты. Ишегалларын, газоннарны, юл буйларын тәртипкә китерү - метрга кадәр котырып үскән чүп үләннәрен чабып алып җыештыру, балалар мәйданчыкларындагы корылмаларны ремонтлап-буяп кую вакыты җитте.
Игътибар итсәгез, шәһәрдә бу эш оештырылган. Коммунальщикларга ярдәмгә заманча чапкычлар да бар бит хәзер. Иртәдән кичкә кадәр аларның
шаулавына күнегеп барабыз инде.
Өлкәннәр безне кечкенәдән үк башлаган эшеңне ахырына кадәр җиткер дип өйрәтәләр иде. Ә менә бу мәсьәләдә күркәм генә башланган эш ахырына кадәр җиткерелми, чөнки чабып алынган үләнне җыеп алу эше оештырылмаганга, ул урынында кала һәм, корып-череп, әйләнә-тирәбездәге бөтен матурлыкны боза.
Соңгы көннәрдә бар һаваны тутырып очкан тупыл мамыгы бөтен шәһәр халкының, бигрәк тә аллергиядән интегүчеләрнең кәефен җибәрә. Гадәттә,
башка елларда бу вакытта табигать ярдәмгә килеп, яңгырлар явып үтә иде, ә менә быел, синоптиклар фаразынча, якын атна-ун көндә явым-төшем дә көтелми. Бәлки, аеруча мамык очыручы шушы агачлар күп үскән урамнардагы юл читләренә су сиптереп чыгу әмәлен табарлар дип өметләнә Бөгелмә халкы. Сулыш алулар да бермә-бер җиңеләеп китәр иде.
Әлфия ЗАРИПОВА.
Бөгелмә шәһәре.