Табигатьне саклауга керткән өлешем
Хәзер мин сезгә табигатьне саклау өчен ниләр эшләгәнемне сөйләп китәм. Бер юлы мин бабам белән агач утырттым. Башта бабам, җирне казып, чокыр ясады. Мин аңа агачны тотып торырга булыштым. Агач үсентесен чокырга куйгач, балчык белән тамырларын капларга ярдәм иттем. Җирне тигезләп, агачны турайтып куйдык. Бабам агач нык торамы-юкмы икәнен тикшерде....
Хәзер мин сезгә табигатьне саклау өчен ниләр эшләгәнемне сөйләп китәм. Бер юлы мин бабам белән агач утырттым. Башта бабам, җирне казып, чокыр ясады. Мин аңа агачны тотып торырга булыштым. Агач үсентесен чокырга куйгач, балчык белән тамырларын капларга ярдәм иттем. Җирне тигезләп, агачны турайтып куйдык. Бабам агач нык торамы-юкмы икәнен тикшерде. Аннары без аңа су сиптек. Шулай итеп, без минем гомермдәге беренче агачны утырттык.
Әби белән бабамда кунак булганда, урамга саф һава суларга чыктык. Безгә күгәрченнәр очрады. Минем аларны ашатасым килеп китте һәм без көнбагыш алдык. Аларны учыма бушатып күгәрченнәргә таба суздым. Алар минем янга очып килеп, учымнан чиратлашып көнбагыш бөртекләре чүпли башладылар. Берсе хәтта минем башыма да менеп кунды. Күгәрченнәр артканнан-арта барды. Азык күреп чыпчыклар җыелышты, ләкин күгәрченнәр аларга ашарга ирек бирмәде. Мин бераз читкәрәк китеп, чыпчыкларга да көнбагыш сиптем. Алар бергә җыелып, тиз арада чүпләп тә бетерделәр. Көнбагыш тиз арада ашалып та бетте һәм без өйгә кайтып киттек. Кошларны ашату миңа бик ошады.
Ә хәзер сезгә табигатьнең яхшы гамәлләрем өчен миңа ничек рәхмәт белдергәнен сөйлим. Бер тапкыр әти-әни белән урманга гөмбә җыярга дип бардык. Урман буйлап озак йөрдек, ләкин гөмбә таба алмадык. Без әти белән урман эченә кереп киттек, нәкъ шунда мин гөмбә табачагыма ышандым. Шулай булып чыкты да. Күп итеп зур-зур гөмбәләргә тап булдык. Әти аларны зонтик дип атала диде. Минем мондый исемле гөмбә турында беренче тапкыр ишетүем иде. шул көннән башлап, мин урманга йөрергә бигрәк тә ярата башладым.
Мин табигатьне сакларга кирәклеген аңладым. Табигать бит ул үсемлекләр генә түгел, ә кошлар, җәнлекләр, урманнар һәм болыннар да.
Мәдинә Нәбиуллина,
Бөгелмә шәһәре, Һ.Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа