Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Табигать үзе вакыт бирә

Быел кыш тиз генә китәргә теләми. Язбикә белән көн саен тарткалаш бара: төннәрен шактый салкын, кар һаман ява, ә көндезләрен барыбер яз сулышы сизелә. Язгы ташкыннарны ныклы әзерлек белән каршы алырга безгә табигать үзе вакыт бирә кебек.

Наталья ДМИТРИЕНКО,
ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча
Бөгелмә укыту-методик үзәге филиалы укытучысы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Язгы чорда су басу куркынычы Бөгелмә районында елның-елын-да саклана. Бигрәк тә Карабашның түбән очында, Татар Димскәендә, Суык Чишмә авылларында һәм шәһәребезнең Волков, Грибоедов, Морозов, Осипенко, Сосновая, Краснослободская, Набережная урамнарында яшәүчеләргә (чама белән 312ләп кешегә) нык яный.

20 февраль көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетында, аның җитәкчесе Т.П. Никулина рәислегендә, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм нәтиҗәләрен бетерү комиссиясенең нәкъ менә язгы ташуларга әзерлек мәсьәләләренә багышланган чираттагы утырышы булып узды. Районда шундый очракка 149 кеше, 34 берәмлек техника даими әзерлек сызыгында торырга тиеш. Әзерлек эшләре район территориясендәге гидротехник корылмаларның торышын тикшерүдән башланды. Территорияләрне кардан чистарту, суның күтәрелүен тикшереп тору өчен вакытлыча 4 пост оештыру, аларга күзәтүчеләр билгеләү, эшче төркемнең дежур тору графигын төзү, ике җирдә 400 кешегә исәпләнгән вакытлы тору урыннары булдыру - барысы да җиренә җиткереп эшләнергә тиешле эшләр. Яхшы хуҗа гадәттән тыш очракка алдан ук әзер булып тора, ахыры хәерле төгәлләнсен өчен барлык чараларны да алдан ук күрә: территорияне кардан арындырып, су ерылып китсенгә канауларны казып, кирәк җирдә кечкенә генә дамбалар өеп, милек-мөлкәтен иминиятләштереп куя.
Ташкын төшү, су басу куркынычы яный, суның күтәрелә башлавы сизелә икән, балаларны, картларны, зәгыйфьләрне куркыныч зонадан читкә илтеп кую, малларны, милек-мөлкәтне саклап калу чаралары күрегез. Этләрне бәйдән ычкындырырга онытмагыз, каз-тавыкларны чардакка күтәреп, ябып кую ышанычлырак булыр. Эре малларны калку-рак урыннарга илтеп бәйләгез.

Су торак йортларга якын ук килеп җитә икән, электрны өзегез, баздагы азыкларыгызны чыгарыгыз, эчәр су запасы туплап куегыз. Документларны, кыйммәтле әйберләрегезне целлофан пакет белән үз яныгызда йөртү хәерлерәк булыр.
Су киткәч, эленеп калган электр чыбыкларыннан сак булыгыз, санитар тикшерү уздырылмаган чыганаклардан су эчмәгез, өйгә керүгә, ишек-тәрәзәләрне ачыгыз, тулысынча җилләтеп бетермичә һәм электрүткәргечләрнең төзеклеген тикшермичә, ут кабызмагыз.
Иң мөһиме - паникага бирелмәгез, сабырлык һәм аек акыл белән эш итегез!

Алдан кузгалган - откан
Куйбышев тимер юл магистраленең Идел - Кама төбәге язгы ташу суларын имин генә агызып җибәрү чаралары күрә башлады.
Бу эшне махсус штаб алып бара, аның төп бурычы - язгы ташу ташыган, су күтәрелгән вакытларда тимер юлларның тотрыклы һәм хәвефсез эшләвен тәэмин итү, поездлар хәрәкәтендә өзеклекләргә юл куймау.


Бу чорда Куйбышев тимер юлының Идел - Кама төбәгендәге Круглое Поле, Ульяновск, Бөгелмә станцияләрендә су узган урыннарны тәртипкә китерү, юлларның һәм корылмаларның төзеклеген тәэмин итү максатында, махсус поездлар оештырыла. Ул поездларда кирәкле җиһазлар һәм чималлар: вак таш, агач-бүрәнәләр, такталар һәм тимер юл полотносын ныгыту өчен кирәк була торган башка материаллар бар. Бер үк вакытта аеруча катлаулы урыннарны узганда ничек эш итәргә икәнлегенә махсус өйрәтелгән аерым локомотив бригадалары да әзерләнә.
Куйбышев тимер юлының Идел - Кама төбәгендә язгы ташуларга каршы чаралар күрүне алдан ук хәстәрлек белән башлау тимер юл полотносын сакларга, поездлар хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итәргә булышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса