Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Табигать сынауларына Бөгелмә әзерме?

Көзнең дә ике ае үтеп бара, кыш якынлаша. Җәй һәм көз шушы кырыс фасылга әзерлек өчен бирелгән вакыт кына ул. Бигрәк тә торак-коммуналь хуҗалыклары өчен. Бөгелмә шәһәре табигатебез капризларына - якынлашып килүче салкын чорны каршы алырга, кыш көнне юллар чиста булачак дип ышандырып, бу мөһим эшне үз өстенә алган "Чиста...

Көзнең дә ике ае үтеп бара, кыш якынлаша. Җәй һәм көз шушы кырыс фасылга әзерлек өчен бирелгән вакыт кына ул. Бигрәк тә торак-коммуналь хуҗалыклары өчен. Бөгелмә шәһәре табигатебез капризларына - якынлашып килүче салкын чорны каршы алырга, кыш көнне юллар чиста булачак дип ышандырып, бу мөһим эшне үз өстенә алган "Чиста шәһәр" ("Чистый город"), "Бөгелмә торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" җәмгыятьләре әлеге өлкәдә халыкка хезмәт күрсәтергә тулысынча әзерме?

26 октябрь көнне Бөгелмә иҗтимагый советы шәһәребезнең кыщка әзерлеген тагын бер кат күз алдыннан үткәреп-сораштырып алу, планнары белән танышу максатыннан, үз утырышына шушы оешмаларның җитәкчеләрен чакырган иде. Алардан тыш, киңәшмә эшендә Бөгелмә башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков, гомумбелем бирү мәктәпләре директорлары, мәгариф бүлеге белгечләре катнашты.

"Чиста шәһәр" һәм департаментның җитәкчеләре утырышка үзләренең урынбасарларын җибәргән иде. Иҗтимагый совет рәисе Глирә Вәлиева киңәшмә булырга бер атна алдан ук әлеге оешмалардан кышкы сезонга эш планын сораган булса да, ике-өч юллык кәгазь генә килүен әйтеп узды һәм киләчәктә эшкә җитдирәк карарга кирәклеген искәртте.

"Чиста шәһәр" җитәкчесе урынбасары Владислав Харисов кышкы чорда юлларны кардан арындыру техникасының әзерлек сызыгында булуын, юлларга сибү өчен реагентлар сатып алынуын кыскача гына сөйләп узды. Белгечкә совет әгъзалары һәм мәктәп директорлары тарафыннан шактый сорау бирелде. Мәсәлән, кыш көне тротуарларны бөтенләй чистартылмавы һәм, шул сәбәпле, иртә-кичен мәктәп укучыларының машина юлыннан йөрергә мәҗбүр булуы турында. Бик җитди мәсьәлә, шулай бит?! Һәм аны, фаҗига була күрмәсен дип, кичекмәстән хәл итәргә кирәк.

Департамент хезмәткәре дә бер-ике җөмлә белән идарәче компанияләрнең һәм торак милекчеләре ширкәтләренең кышка әзер булуын сөйләде.

Шәһәрдә халыкка транспорт хезмәтен берничә оешма күрсәтә. Шуларның иң эреләреннән булган "Пассажир автотранс" җәмгыятеннән (җитәкчесе -Сергей Миняев) килгән белгеч Татьяна Останова маршрут автобусларының төзеклеге даими күзәтеп торылуы, тукталышларда кешеләр озак көтеп тормасын өчен автобусларның йөрү ешлыгын киметү максатында чаралар күрелүе турында сөйләде.

Шәһәрдә соңгы берничә елда мәктәпләр территориясендә, ишегалларында 10 универсаль спорт мәйданчыгы пәйда булды. Бу, билгеле, бик зур казаныш. Ә менә аларны саклап тоту олы бер проблемага әйләнеп бара. 3 нче, 9 нчы, 16 нчы мәктәпләрнең директорлары әйтүе буенча, халык булганнны саклап тота белми, вандаллык күренешләре күзәтелә, 9 нчы мәктәп территориясендәге мәйданчыкта кичләрен һаман электр фонарьлары кабызылмый. 16 нчы мәктәп директоры тагын бер мөһим проблеманы күтәреп чыкты - биредәге территорияне эт тотучылар үз иткән икән. "10 - 15кә кадәр җитә аларның саны кайвакытларда, төрле бәйгеләр уздыралар. Сөйләшеп тә карыйм хуҗалары белән, тик файдасы гына юк, хакимияттән ярдәм кирәк", - диде ул. М. Конков моны үз контроленә алырга булды.

Гомумән, иҗтимагый совет утырышында, күргәнегезчә, бик җитди мәсьәләләр күтәрелде, тик аларга җитди караш та булырга тиеш.

Әлфия МОСТАФИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса