Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Үт-күршебез Лениногрск шәһәрендә коронавирус белән авыруның өч очрагы ачыкланган.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус йогышы белән зарарлануның 31 очрагы теркәлгән: аларның берсе читтән кертелгән, калганнары – контактлар аша.

Яңа ачыкланган очраклардан:
6 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 25 кеше өйдә дәвалана.

Алар:

18 яшькәчә – 0
18 яшьтән 30 яшькәчә – 4
30 яшьтән 50 яшькәчә – 12
50 яшьтән 60 яшькәчә – 10
60 яшьтән 70 яшькәчә – 4
70 яшьтән 80 яшькәчә – 1

80 яшьтән 90 яшькәчә – 0
Казанда – 12
Яр Чаллыда һәм Лениногорскида – 3

Балтач һәм Яшел Үзәндә – 2

Алексеевск, Биектау, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Ютазы районнарда – 1әр кеше
Республикада пандемия башланганнан алып, коронавирус белән авыручы 5 157 кеше ачыкланган. Шул вакыттан бирле 4 017 кеше, ә узган тәүлектә 38 кеше терелгән.

 

15 июльдә Казанда 1961 елда туган кеше вафат була.

11 июльдә Казан шәһәренең 7нче клиник хастаханәсенең вакытлы госпиталенә хәле  уртача авырлыкта булган, хастаханәдән тыш ике яклы пневмония белән авыручы, яңа коронавирус белән йогышланган авыру салына.

14 июльдә пациентның хәле кискен начарлана, реанимация бүлегенә күчерелә, ИВЛ аппаратына тоташтырыла. 15 июльдә йөрәге тибүдән туктый. 

Туганнаргының һәм якыннарына кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса