Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Сүзсез калып булмый. Сораулар күп - җавап юк...

Капиталь ремонтны 2017 елда сөенеп каршы алдык. Гафиятуллин урамы 43 йортында яшәүчеләр белән зарыгып көттек аны. Ләкин капиталь ремонт төгәлләнгән елны кышын су җылытучы газ колонкасы сүнә һәм газ чыгып утыра башлады. Аптырашта калдык, вентиляция юлында һава тартуы юк икәнен ачыкладык. Хәл төрлечә тартым бер бар, бер юкка чыга иде.

Ул кышны бик этләндек, колонка кабызган саен, челлә суыклар вакытында да тәрәзәне ачып торырга туры килә иде. Ә өйдә – яшь бала.

2017-2018 елгы кыш узып китте. Яз, җәй, көз айларында андый проблема булмады. Менә быел янә шундый ук хәл белән очраштык. Аптырап, колонканы алыштырдык. Торак-комуналь департаментка да шылтыратып, зарны белдердем.

  • Сездә генә түгел андый хәл, капиталь ремонттан соң подъездларда пластик тәрәзәләр, тыгыз ишекләр урнаштыру, фатирларда тәрәзәләр дә пластик булу сәбәпле, ә тагын, кухня бүлмәсендә совет заманында төзелгән йортларда тәрәзә астында суыткычлар бар иде, хәзер халык аларның барысын да томалап бетерде, шул рәвешле йортта һава әйләнеше йөрми башлады. Форточкагызны һәрвакыт ачык тотыгыз, - дип белдерде телефонның теге башындагы ханым.

Бераз вакыт үткәннән соң әлеге мәсьәләне күршеләр дә күтәрә башлады, бездә генә түгел икән бит андый хәл. Тагын бераз вакыт үткәч, фаҗига турында хәбәр килеп иреште. Күрше йортта, (Гафиатуллин урамы 40) яшь гаилә ис газы белән агуланган дигән хәбәр таралды. Бу 2018 елның 18 ноябрендә булган вакыйга. Ир-ат белән өч яше дә тулмаган нәни кыз бала һәлак булалар, ә ана кеше исән кала. Әлеге үлемнәр генә бу мәсьәләне хәл итүгә керешергә зур этәргеч бирмәде. Җыелып сөйләшүләр, түләү кәгазьләре артына кисәтүләр, нәрсә эшләргә кирәклеге турындагы язулар килде, шуның белән бетте китте, ахрысы.

Һәм менә 19 гыйнварда тагын бер фаҗига! Тагын шул ук ис газы. Бу юлы Белинский урамының 7нче йортында. Ул чагыштырмача яңа 2007 елда кулланышка тапшырылган торак. Социаль ипотека программасы буенча төзелгән. 2005 елгы ир бала һәлак булган, ата кеше белән 2001 елгы ир балада уртача авырлыктагы агулану теркәлгән.

  • Төзелгәннән бирле тарту көче начар диләр бу йортта. Үзебез әле 3 ел гына яшибез биредә. Бу мәсьәлә белән күченеп килеп урнашу белән очраштык. Бәладан качарга тырышып, газ колонкасын электр су җылыткычына алыштырдык. Тарту көче начар булу турында инде күршеләр җирле хакимият юлын таптаганнар. Проект төзүчеләр хата җибәргән дип белдерәләр. Шул кеше язмышына зыян салырга мөмкин булган кимчелекләр белән кабул итеп, аны кулланышка тапшырганнар бит! Хаталарны төзәтер өчен йортта зур эшләр башкарырга, кешеләрне күчереп торырга кирәк, дип белдерәләр. Әлбәттә инде бу була торган хәл түгел, - дип сөйли Белинский урамының 7 йортында гомер итүче Альбина (фамилиясе редакция өчен генә).

Куркынычмы? Әлбәттә, куркыныч! Тарту көче бит вакыт-вакыт югала, аның бер сәбәбе бардыр бит инде! Белинский урамының 7нче йортында төзегәндә үк җибәрелгән хата булса, капиталь ремонттан соң нигә шундый хәл? Аңа кадәр дә бит өйләрдәге тәрәзәләр пластик иде. Кухнядагы суыткычлар инде күптәннән томаланган. Шунысы кызык – җилләткеч юлдагы тарту көче кар яугач югала. Монысы инде, әлбәттә минем күзәтүләр генә, шулай да, ниндидер бәйләнеш булуы бик мөмкин...

 

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Фото: https://pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса