Суррогатка юл ябык
Республикада 10 июльдән 20 июльгә кадәр легаль булмаган алкоголь продукциясенә каршы көрәш ункөнлеге игълан ителде.
"Эчәләр һәм эчәчәкләр. Тик эчкән алкоголь продукциясе сыйфатлы булырга тиеш. Без шуны тәэмин итәргә тиешбез. Кешеләр агуланып үлгәндә, кул кушырып утыра алмыйбыз, кирәк чараларны күрергә тиешбез. Читтән кертелгән суррогатка юлны ябарга, республикада сатыла торган сыйфатлы продукцияне контрольгә алырга кирәк. Шунсыз без Татарстандагы хәлне яхшырта алмаячакбыз. Кешеләрнең сәламәтлеге беренче урында торырга тиеш", -- дип, республика лидеры Рөстәм Миңнеханов чираттагы видеокиңәшмәне башлап җибәрде. Киңәшмә легаль булмаган алкоголь продукциясенә каршы көрәш ункөнлеге темасына багышланган иде.
Республикада килеп туган хәл, статистика саннары белгечләрдә зур борчу тудыра. Сатуда булган спиртлы эчемлекләрнең 50 процентының лицензиясе һәм акциз маркалары юк икән. Ә суррогат белән агуланып үлүчеләрнең саны, былтыргы саннар белән чагыштырганда 20 процентка арткан. Мәсәлән, безнең Бөгелмә районында ярты ел эчендә 23 кеше агуланган, шуларның сигезе тормышы белән хушлашкан. Ярты ел эчендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе 250 меңнән артык тикшерү уздырган һәм, шул рәвешле, 180 730 литр легаль булмаган алкоголь продукциясен сатудан алган, 7 зур сату каналын япкан.
Бүгенге көндә дә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тикшерүләрне дәвам иттерә: сату нокталарын контрольдә тота, Татарстан чигеннән керүче автомобильләрне карый, атнасына ике-өч тапкыр контроль сатып алу эшен башкара.
Дәүләт җитәкчеләрен,алкоголле эчемлекләр сатудан алган табыш та борчый. Акча, нигездә республика бюджетына кермичә, чит төбәкләргә, криминаль структураларга чыгып китеп бара икән. Шунлыктан спиртлы эчемлекләр сату урыннарын аерым контрольдә тотачаклар, ә республикага бары элиталы спиртлы эчемлекләрне генә кертәчәкләр.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Хөрмәтле республика җәмәгатьчелеге!
Әгәр дә сез суррогат эчемлекләр ясаучыларны һәм аларны сатуга чыгаручыларның адресларын белсәгез, тиз арада бу турыда эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә хәбәр итегез! Шул рәвешле сату нокталары һәм фатирлар турындагы мәгълүматны да җиткерә аласыз.
Суррогат эчемлек кеше сәламәтлегенә зур зыян сала. Агуланган кеше тиз арада дөнья белән хушлашырга мөмкин. Шуңа күрә сез полиция хезмәткәрләренә җиткергән мәгълүмат күпләрнең тормышын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа