Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Сугыш турында ни беләсең?

Җиңү көненең 74 еллыгын гадәти булмаган акция белән билгеләп үттеләр

9 Май алдыннан беренче тапкыр “Җиңү диктанты” оештырылды. 7 майда әлеге акция Россиянең барлык төбәкләрендә колач җәйде. Бөгелмә дә әлеге вакыйгадан читтә калмады. Бөек Ватан сугышына карата үзләренең белемнәрен тикшерергә теләүчеләр 1нче урта мәктәпкә җыелды.

“Җиңү диктанты” – яңа зур проект, аны Россия тарихи җәмгыяте “Бердәм Россия” сәяси партиясе һәм аның “Тарихи хәтер” проекты һәм Россия хәрби-тарихи җәмгыяте белән бергәлектә оештырды. Бу – Бөек Ватан сугышы тарихыннан теге яки бу сюжетларга кызыксыну уятуга юнәлдерелгән викторина. Диктант сораулары сугышның төп чорларын үз эченә алган.

Диктант Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, тарихи белемнәрне күтәрү һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелә.

​Без ата-бабаларыбызның батырлыгын төрле ысуллар белән билгеләп үтәбез. Алар арасында – Георгий тасмаларын йөртү, Җиңү көнендә ветераннарны хөрмәтләү, “Үлемсез полк” акциясендә катнашу. Ә хәзер һәлак булган сугышчыларны искә алу өчен тагын бер ысул барлыкка килде. Форматы буенча ул “Тоталь диктант”ны хәтерләтә. Катнашучыларга 20 сорау тәкъдим ителде. Алар Россия тарихи җәмгыяте Россия дәүләт гуманитар университеты ярдәмендә эшләнгән. Сораулар җиңелләрдән түгел иде. Катнашучыларның стимуллары бар, чөнки җиңүчеләргә бүләкләр әзерләнгән. Иң аз вакыт эчендә иң күп сорауга дөрес җавап бирүчеләрне заманча гаджетлар һәм тарихи әдәбият комплектлары көтә. Иң яхшы нәтиҗә күрсәткән катнашучыларны киләсе елның 9 Маенда Мәскәүдә Кызыл Мәйданга юбилей парадына чакырачаклар. Бөгелмәлеләр арасында да яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр булыр дип ышанып калабыз.

 

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

фото: pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса