Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Суда, суда... Суда йөзәләсеңме?...

Яңгыр, салкын дип тормый, җәй җәйлеген итә инде ул. Соңарып булса да, коену сезоны якынлаша. Ни кызганыч, елның елында бәхетсезлек очраклары булып тора. Узган елларның тәҗрибәсен анализлап карасак, суда фаҗигагә китерә торган гомуми сәбәпләр дә ачык күренә. 1. Кешеләрнең коенырга ярамаган җирләрдә су керүе. Статистика бәхетсезлек очракларының 92 процентының, кешеләр...

Яңгыр, салкын дип тормый, җәй җәйлеген итә инде ул. Соңарып булса да, коену сезоны якынлаша. Ни кызганыч, елның елында бәхетсезлек очраклары булып тора. Узган елларның тәҗрибәсен анализлап карасак, суда фаҗигагә китерә торган гомуми сәбәпләр дә ачык күренә.

1. Кешеләрнең коенырга ярамаган җирләрдә су керүе. Статистика бәхетсезлек очракларының 92 процентының, кешеләр гадәттә яратып ял итә торган яр буйлары булса да, рәсми булмаган пляжларда килеп чыгуын күрсәтә. Ә инде моңа кадәр таныш булмаган урыннарда су коенырга уйлаганнар өчен куркыныч тагын да ныграк арта.

Ялны тиешенчә оештыру өчен көйләнмәгән, җиһазландырылмаган сулыкларда төптән бәреп яткан чишмәләр, суның тирәнлеге, төбенең нинди хәлдә булуы, агым тизлеге турында бер мәгълүмат та юк. Аларны белмәү исә еш кына көтелмәгән күңелсез хәлләргә таруга сәбәп була. Белеп торыгыз: Бөгелмә муниципаль районы территориясендә куркынычсызлык таләпләренә туры килә торган су коену урыннары юк.

2. Наркотиклар, яисә исерткеч эчемлекләр эчеп исергән килеш су коену. Статистика рәхимсез: суга батып үлүчеләр, хәтта рәсми эшли торган яхшы пляждагылар да, барысы да суга салмыш хәлдә, кызган баштан кергән. Исерткеч эчемлекләрнең пыяла шешәләрдә булуы имгәнү, җәрәхәтләнү очракларының артуына гына китерә. Су төбендә дә, яр буендагы комда да, үлән арасында да пыяла ватыклары бик күп аунап ята.

3. Йөзә белмәү һәм балаларны караучысыз калдыру. Суда гомерләре өзелгән балаларның үлеменә еш кына олылар тарафыннан күз-колак булу җитмәү сәбәп булып тора. Статистика суда гомерләре өзелгән балаларның 30 процентының - әти-әнисе исерткечләр куелган табында, дус-ишләре белән күңел ачып утырганда, ә 70 процентының олылардан башка гына су коенырга барган җирендә батып үлүен күрсәтә. Болар, кагыйдә буларак, барысы да дистәләгән, йөзләгән олы кешенең күз алдында була һәм еш кына олылар арасында суга тончыккан балага беренче медицина ярдәме күрсәтә алырлык кеше табылмый.

4. Ял итү урыннарында прокатка бирелә торган гидроцикллар, катамараннарның да фаҗигагә сәбәп булып торуы ихтимал. Махсус җиһазландырылмаган урыннарда көймә, катамаран һ.б.да бәлагә тарыганнарга ярдәм күрсәтүне тулысынча тәэмин итү әлегә мөмкин эш түгел.

Суда һәм су буенда үз-үзеңне ничек тотарга соң?

Түбәндәге төп кагыйдәләрне истән чыгармау мөһим:

*йөзә белмисең икән, билдән дә тирәнрәк суга кермә;

*билгеләп куелган җирдән, яисә ярдан ерак йөзеп кермә;

*махсус җиһазландырылмаган урыннарда, текә ярдан, көймәдән һ.б. суга башың белән чумма;

*йөзә белмәсәң, кабартма чаралардан файдаланма;

*суда бер-береңне күз уңыннан ычкындырма;

*суда шаярма, бер-береңне куркытып уйнама;

*16 яшькә кадәрге балаларга зурлардан башка гына көймәдә йөзәргә ярамый;

*көймәгә тиешеннән артык кеше төялергә дә, ян кысасына утырырга да ярамый.

Әгәр суда көтелмәгән хәл туса:

*арысаң, аркаңа ятып ял ит, чалкан яткан килеш суны ишкән кебек хәрәкәтләр ясап, гәүдәңне су өстендә тот;

*сулыш юлларыңа су эләксә, башыңны күтәреп, йөткереп чыгар;

*агым үзе белән алып китсә, әкрен-әкренләп ярга таба елыш;

*чоңгылга эләксәң, тирән итеп сулыш ал да, чумып, чоңгыл үзәгеннән агым уңаена таба нык кына омтылыш ясап, читкә ыргылып чыгарга кирәк;

*суүсемнәргә чорналсаң, аркага ятып, әле генә үзең йөзеп килгән якка таба чык;

*көзән җыера башласа, аркага әйләнеп, мускулны бик каты ышкы. Ярдәм сорап кычкыр, Тәҗрибәле йөзүчеләр үзләре белән булавка йөртә, чәнчеп алсаң, көзән җыеру туктый;

*иң мөһиме - тынычлыкны саклау, каушап-югалып калмау, ярдәмгә кеше чакырырга оялмау.

Кайчан коенырга соң?

Коену өчен суның температурасы ким дигәндә - 18, һаваныкы 20 градус булырга, кеше ашаганнан соң 1,5 - 2 сәгатьләп вакыт узган булырга тиеш.

Суның температурасы 24 градус булса - 15 - 40 минут; 22 градуста - 10 - 30; 20 градуста - 5 - 10; 18-19 градуста 3 - 8 минут дәвамында коенырга киңәш ителә. Ә менә давыл, көчле җил чыкса, яисә һава шартлары башкача каршылыклы булса, су керергә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса