Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Сталинградның азат булуына - 75 ел

Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле вакыйгаларыннан берсе - Сталинград шәһәрен фашист-илбасарларыннан азат итүгә 75 ел тулуга багышланган чарада "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы үсмерләр катнашты. Тарихның тетрәндергеч көннәрен искә алу чарасы шәһәребезнең үзәк балалар китапханәсендә узды. Сугыш елы вакыйгаларына нигезләнгән документаль хронологик фильм күрсәтелде, Сталинград турында шигырьләр...

Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле вакыйгаларыннан берсе - Сталинград шәһәрен фашист-илбасарларыннан азат итүгә 75 ел тулуга багышланган чарада "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы үсмерләр катнашты.

Тарихның тетрәндергеч көннәрен искә алу чарасы шәһәребезнең үзәк балалар китапханәсендә узды. Сугыш елы вакыйгаларына нигезләнгән документаль хронологик фильм күрсәтелде, Сталинград турында шигырьләр укылды, Герой-шәһәрдә узган канлы бәрелешләр турында бәян ителде. Ватаныбызны, шул исәптән, каһарманлыгы белән дөньяны шаккаттырган, Сталинградны яклап сугышкан, илнең азатлыгы өчен үз-үзләрен аямаган батыр кешеләр - сугышчылар искә алынды. Нәкъ менә алар безгә тыныч тормышны тәэмин иткәннәр бит.

Әлеге очрашу яшьләрдә сугышларга карата - нәфрәт, каһарманнарга хөрмәт һәм горурлану хисләре уята, үзеңнең кылган гамәлләрең өчен үзең үк җаваплылык тоя белергә өйрәтә торган чара булды.

Л. ЛАЗАРЕВА,

үзәкнең социаль хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса