Соңгы бер ел эчендә республикада иң кирәкле ризыкларга бәя арткан.
Бүген 1 кг "Дарницкий" икмәге уртача 37,5 сум тора. 1 кг каймак хәтта 141, 8 сумны тәшкил итә. Майсыз эремчек бәясе 225, 8 сум.
Ак майга бәя исә бер ел эчендә хәтта 25,6% ка ук арткан.
Хәзер дәүләт минималь хезмәт хакы күләмен дә арттырды. 8848 сум булды ул. Әмма моңа карап кына халыкта артык акча калмаячак дип белдерә белгечләр. Бәяләр бит көнләп түгел, хәтта минутлап үсә!