Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Соңгы көндә Бөгелмә һәм Бөгелмә районында “COVID-19” чиренең яңа очраклары табылмады

Ә менә Яшел Үзән районында яңа үлем очрагы теркәлгән.

      Үткән тәүлектә Татарстанда 71 яңа COVID-19 очрагы расланды, шуларның берсе – читтән кайтучыда (килүче), 70 очрак – элемтә нәтиҗәсе.

      Онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, 24 кеше хастаханәгә озатылган, 47 кеше җиңел яки  авыру билгеләреннән башка гына булып,  өйдә дәвалана.

 

Яшь төркемнәре буенча:   18 дән 30гача яшьтәгеләр арасында – 12, 30дан 50гәчә  – 24, 50 дән 60кача – 5, 60 тан 70кәчә  – 21, 70 тән 80гәчә – 6, 80нән 90гача – 3  очрак.

 

Шәһәрләр һәм районнар буенча мәгълүмат:

1. Казанда –  45

2. Яр Чаллыда – 17

3. Апаста – 2

4. Арчада – 2

5. Балтачта – 1

6. Биектауда – 1

7. Түбән Камада – 1

8. Питрәчтә – 2

 

 

Республикада COVID-19” диагнозы куелган кеше үлеменең тугызынчы очрагы расланды.

11 майда Яшел Үзән районында яшәүче 1950 елгы пациент ашыгыч ярдәм бригадасы тарафыннан бик авыр хәлдә хастаханәгә китерелә. Аннары үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлеге изоляторына озатыла, ИВЛ аппаратына тоташтырыла. Төрле хроник авырулары да  булган.

 

Хөрмәтле якташлар! Әлегә чир чигенергә уйламый, бу шартларда үзизоляция режимын, гигиена таләпләрен тиешенчә үтәүгә аеруча игътибарлы булыгыз. Җитди сәбәп кенә тумаганда,  өйдән чыгып йөрмәскә тырышыгыз!
Өйдә тору – чирдән котылуга тиң.

Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса