Сәламәтлекне сатып алып булмый
Татарстанда ел саен 400 ир-ат мәни бизе рагыннан үлә. 6,5 меңнән артыгы онкология диспансерында исәптә тора. Әлеге саннар сәламәтлек турында уйланыр мәҗбүр итә. Тик ир-атлар арасында табибка бару, тикшерү узу гадәткә кермәгән. Начар авыру - очраклы "табыш". Аны нигездә диспансеризация вакытында ачыклыйлар. Ничек кенә аяныч булмасын, бу начар авыру "яшәрә"...
Татарстанда ел саен 400 ир-ат мәни бизе рагыннан үлә. 6,5 меңнән артыгы онкология диспансерында исәптә тора. Әлеге саннар сәламәтлек турында уйланыр мәҗбүр итә. Тик ир-атлар арасында табибка бару, тикшерү узу гадәткә кермәгән. Начар авыру - очраклы "табыш". Аны нигездә диспансеризация вакытында ачыклыйлар.
Ничек кенә аяныч булмасын, бу начар авыру "яшәрә" башлаган. Мәни бизе рагы 40 яше тулган ир-егетләрдә дә табыла. Бәхеткә, Бөгелмәдә шундый очрак - бары берничә генә. Авыру башлангыч стадиядә ачыкланган. Билгеле булганча, 85 процент очракта аны тулысынча дәваларга мөмкин.
- Авыру беренче стадиядә билгеләрсез уза. Ир-егетләр үз сәламәтлекләренә күбрәк игътибар бирсен иде. Авыру бар икән, аны вакытында дәваларга кирәк. Кызганычка каршы, безгә бик соң мөрәҗәгать итәләр, авыртулар башлангач кына. Тикшерүләр үткәргәннән соң, ракның 3-4 стадиядә булуы ачыклана, - ди врач-онколог Николай Ефремов.
Ир-ат организмында тестостерон арту - мәни бизе рагына сәбәпче. Әлеге гормонга анализ биреп, авыруны ачыклап булмый. Рак бары онкомаркер тикшерүләре белән генә билгеләнә. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы 45 яше тулган ир-егетләргә һәр 6 ай саен ПСА анализы тапшырырга киңәш итә. Россиядә исә махсус программа буенча бу анализны 50 яше тулганнар елга бер тапкыр бирә.
- Диспансеризация вакытында 51 яшьтән узган ир-атларга Татарстанда махсус ПСА анализы бирү мөмкинлеге тудырылган. 50 яшь тулганчы тапшырып карасалар да комачау итми. Дөрес, бу очракта анализ түләүле булачак, - ди табиб.
Начар авыру, әйткәнемчә, очраклы "табыш". Күп очракта ул диспансеризация вакытында ачыклана да. 2017 елда Бөгелмәдә 44 ир-егеттә мәни бизе рагы табылган. Бу елның гыйнвар ае статистикасында әлеге авыру юк. Ә менә сидек куыгы рагының инде ике очрагы билгеләнгән. Бу авыру белән ир-атлар шулай ук еш интегә. Сәбәбе - тәмәке тарту. Әлеге начар гадәт үпкә рагына да - беренче адым.
Алсу Мөкатдәс
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа