Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

“Сәлам” сәләтләрне үстерә

"Сәлам" сәләтләрне үстерә Бөгелмәдә кышкы каникул көннәрендә "Сәлам" рухи-сәламәтләндерү үзәге эшләде. Бер атна дәвамында балалр үзәк мәчеткә йөрделәр. Алар өчен бик бай һәм мавыктыргыч программа әзерләнгән иде. Балаларның андагы һәр көне иртән физик күнегүләр ясаудан башланды. Аннары Ислам нигезләре, үз-үзеңне тоту һәм әдәп-әхлак кагыйдәләре буенча, интеллектны үстерү уеннарына нигезләнгән дәресләр...

"Сәлам" сәләтләрне үстерә

Бөгелмәдә кышкы каникул көннәрендә "Сәлам" рухи-сәламәтләндерү үзәге эшләде.

Бер атна дәвамында балалр үзәк мәчеткә йөрделәр. Алар өчен бик бай һәм мавыктыргыч программа әзерләнгән иде. Балаларның андагы һәр көне иртән физик күнегүләр ясаудан башланды. Аннары Ислам нигезләре, үз-үзеңне тоту һәм әдәп-әхлак кагыйдәләре буенча, интеллектны үстерү уеннарына нигезләнгән дәресләр узды. Саф һавада хәрәкәтчән уеннарга да вакыт җитәрлек бүленгән иде. Моннан тыш, малайлар һәм кызлар төрле бәйге-викториналарда актив катнаштылар.

Бу юлы балаларның күпчелегенең мәчеткә беренче аяк басулары иде. Яңа дуслары, мөгаллим-имамнар белән язгы каникулда кабат очрашырга теләк белдереп китүләре аеруча шатлыклы булды. "Сәлам" сменасы төгәлләнгәндә балаларга бүләкләр тапшырылды, бәйрәм табыны әзерләнде.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов дини белем алырга омтылышлары һәм активлыклары өчен балалалрга рәхмәт белдерде, алдагы каникулларда да һичшиксез көтеп калачакларын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса