Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Синнән кадерлерәк беркем юк!

Берёзовка авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Дөньяда иң изге сүз - Әни сүзе" дигән зур концерт булып узды. Мәдәният йорты сәхнәсеннән бу көнне әни булу бәхетен татыган, шул ук вакытта "әни булу" дигән авыр йөкне иңнәрендә күтәреп баручы барлык хатын-кызларга җылы котлау сүзләре, матур теләкләр күп әйтелде. Үзешчән сәнгатьтә...

Берёзовка авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Дөньяда иң изге сүз - Әни сүзе" дигән зур концерт булып узды.

Мәдәният йорты сәхнәсеннән бу көнне әни булу бәхетен татыган, шул ук вакытта "әни булу" дигән авыр йөкне иңнәрендә күтәреп баручы барлык хатын-кызларга җылы котлау сүзләре, матур теләкләр күп әйтелде. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бу бәйрәмне истә калырлык итеп уздыруга зур җаваплылык белән караганнар, бар тырышлыкларын салганнар.

Беренче тапкыр гына чыгыш ясаучылар да, тамашачылар инде күптәннән яратып өлгергән артистлар да чыкты ул көнне сәхнәгә. Нәниләребез "Ах, мамочка" дигән бию башкардылар. "Кокетки" һәм кичәгә кунак булып килгән "Шалимар" шәрык биюләре коллективлары чыгышлары да берәүне дә битараф калдырмады. Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесенең улы белән бергәләп башкарган җыры да күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерде.

Концерт искиткеч җылы шартларда узды.

А. БУРЯК, Берёзовка авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.

Г. Дәүләтбаева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса