Сигезенчесе бөгелмәле коронавирус инфекциясе йоктырган
Татарстанда COVID-19 ның барлыгы 5469 очрагы билгеле.
Татарстан Республикасында тәүлек эчендә тагын 33 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Аларның 31ы – элемтә юлы белән йоктырылган, икесе читтән кертелгән. Авырулар арасыннан 20 кеше хастаханәгә салынган, 13сы өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 2
18 яшьтән 30 яшькәчә – 2
30 яшьтән 50 яшькәчә – 11
50 яшьтән 60 яшькәчә – 8
60 яшьтән 70 яшькәчә – 6
70 яшьтән 80 яшькәчә – 4
80 яшьтән 90 яшькәчә – 0
90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.
Казанда – 18, Яр Чаллыда – 2, Арчада – 2, Югары Осланда – 2, Тукай районында – 2, Биектау, Бөгелмә, Алабуга, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Сарманда авыруның берәр очрагы ачыкланган.
27 июльгә Татарстанда COVID-19 ның барлыгы 5469 очрагы билгеле. Инфекцияне кичереп, 4324 кеше савыккан, шул исәптән узган тәүлектә 30 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа