Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Шәһәрне язга әзерләү эшләре башланды

1 апрельдә санитар-экологик ике айлык старт алды. Шәһәр оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләренә аерым территорияләр беркетелгән. Исемлеккә Бөгелмә урамнары гына түгел, ә районның елга, чишмә буйлары, скверлар, зиратлар кергән. Санитар икеайлык вакытында санксияләштерелмәгән чүплекләрне ачыклау өстендә дә эш алып барыла. Узган елгы ике ай чистарту эше барышында 160 меңнән артык кеше катнашкан,...

1 апрельдә санитар-экологик ике айлык старт алды. Шәһәр оешмалары,
предприятиеләре, учреждениеләренә аерым территорияләр беркетелгән.
Исемлеккә Бөгелмә урамнары гына түгел, ә районның елга, чишмә буйлары,
скверлар, зиратлар кергән.
Санитар икеайлык вакытында санксияләштерелмәгән чүплекләрне ачыклау
өстендә дә эш алып барыла. Узган елгы ике ай чистарту эше барышында 160
меңнән артык кеше катнашкан, ТБО полигонына 35 800 куб метр чүп чыгарылган,
54 санксияләштерелмәгән чүплек ачыкланган һәм юк ителгән.
Шәһәрне язга әзерләү эшләре инде узган атнада ук башланып китте. Һәр
чәршәмбе оешма, предприятие, шәхси эшмәкәрләр, мәктәп, урта һәм югары белем
бирү йортларын кар ыргытырга чакыралар. Инде бу атнадан шимбә өмәсе
башланып китәчәк. Бөгелмәлеләрне һәм район халкын әлеге чарада актив
катнашырга чакыралар. Шимбә өмәләренең датасы - 14, 28 апрель, 5, 19 май.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса