Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Шәһәребезнең Үзәк мәчетендә “Исламда - әхлак” дигән темага лекцияләр башлана

Шәһәребезнең Үзәк мәчетендә "Исламда - әхлак" дигән темага лекцияләр башлана. Алар һәр якшәмбедә 18 сәгатьтә үтәчәк. - Ислам - рухи инануны гына түгел, ә кешенең гаиләдә, җәмгыятьтә яшәү тәртипләрен дә билгели торган дин. Күпсанлы ул кагыйдәләрне хөрмәт итеп, нинди генә хәлдә дә шул тәртипләрне саклап яшәү зарур. Әмма күп кенә...

Шәһәребезнең Үзәк мәчетендә "Исламда - әхлак" дигән темага лекцияләр башлана. Алар һәр якшәмбедә 18 сәгатьтә үтәчәк.

- Ислам - рухи инануны гына түгел, ә кешенең гаиләдә, җәмгыятьтә яшәү тәртипләрен дә билгели торган дин. Күпсанлы ул кагыйдәләрне хөрмәт итеп, нинди генә хәлдә дә шул тәртипләрне саклап яшәү зарур. Әмма күп кенә мөселманнар бу хакта онытып җибәрәләр. Шуңа күрә дә без хакыйкать, гаделлек, итагатьлелек һәм йөрәктә булган кимчелекләрдән арыну юллары турында сөйләшергә телибез. Шулай ук тыйнаклык, үз-үзеңне ихтирам итә белү, гыйлемгә, өзлексез рәвештә белемне камилләштерүгә омтылу, юмартлык һәм үз акча-малыңны акыллы тоту темалары да кызыклы һәм файдалы булачак. Кыскасы, аерым кешенең дә, җәмгыятьнең дә иминлеген тәэмин итә торган нәрсәләр турында сүз барачак, - ди Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, вәгазь-лекцияләрнең ни өчен нәкъ шушы темага багышлануына ачыклык кертеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса