Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Актуаль тема

Шәһәребезнең Үзәк балалар китапханәсендә Кыш Бабайның туган көне узды

Яңа елда безгә Кыш бабай кунакка киләчәген без һәрвакыт көтеп яшибез. Ел буе хыялланган бүләкләр алып киләчәген дә беләбез. Ә Кыш бабайның үзен котлаучы бар микән? Кайчан икән аны котлый торган көн? Шәһәребезнең 36 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 1 нче урта мәктәбенең беренче сыйныфында укучылар бу көнне беләләр икән....

Яңа елда безгә Кыш бабай кунакка киләчәген без һәрвакыт көтеп яшибез. Ел буе хыялланган бүләкләр алып киләчәген дә беләбез. Ә Кыш бабайның үзен котлаучы бар микән? Кайчан икән аны котлый торган көн?

Шәһәребезнең 36 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 1 нче урта мәктәбенең беренче сыйныфында укучылар бу көнне беләләр икән. Шуңа күрә дә Кыш бабайның туган көнен билгеләп үтү өчен алар үзәк балалар китапханәсенә җыелдылар.

Очрашуга килгәннәрне ул көнне бик күп ачышлар көтә иде. Күңелле уеннар, көлке сүзләр ярдәмендә балаларга Кыш бабайның "туу" тарихын сөйләделәр, аның холкы бик кырыс булуын да әйттеләр, дуслары, яраткан шөгыльләре, гадәтләре турында да бәян иттеләр. Кыш бабайның туган көнен Россия балалары "ачыклагн"ны да белделәр бу көнне: нәкъ менә 18 ноябрьдә Бөек Устюг шәһәрендә чын кыш - өтеп алырлык суыклар башлана икән. Ә бу төбәк 1999 елдан бирле рәсми төстә Россия Кыш бабаеның туган җире булып санала. Аның туган көнендә бу шәһәрдә зу-ур махсус почта тартмасы куела һәм безнең ил балалары анда Кыш бабайга котлау открыткалары, теләкләр язылган хатларын юллыйлар.

Менә шуларның барысы турында да сөйләп бетергәч, балалар өчен уен-көлке, күңел ачу башланды. Кыш бабайның якын дусты Кар бабай нәни дусларына шундый күңелле программа әзерләгән иде. Балалар "кар да атыштылар", торт та ясадылар, җыр да җырладылар һәм, билгеле ки, Кыш бабайның туган көненә бүләк тә әзерләделәр.

Анна ПАХОМОВА,

Үзәк балалар китапханәсе мөдире.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса