Шәһәр көнен каршылап, шимбә өмәсе
Шәһәр көнен һәм Татарстан Республикасы көнен каршылар алдыннан 20 меңнән артык бөгелмәле өмәгә чыкты. Бөгелмәлеләр шәһәребезгә нигез салынуга 238 ел тулуны бәйрәм итәргә әзерләнә. Бу уңайдан төрле чаралар узачак мәйданчыкларда әзерлек бара.
Бәйрәм алдыннан шәһәр территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү эшләре активлашты. Аеруча массакүләм чаралар узачак урыннарга аерым игътибар бирелә.
Шулай ук Шәһәр көне алдыннан өмә үткәрелде, анда барлык предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, шәһәр һәм районның битараф булмаган кешеләре катнашты.
Администрация хезмәткәрләре Техника йорты янындагы сквер территориясендә өмә үткәрделәр. Тухачевский урамындагы скверда шәһәрнең транспорт оешмалары хезмәткәрләре тәртип урнаштырды. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге “Мәңгелек ут” мемориаль комплексын һәм Геройлар аллеясы территориясен тәртипкә китерде. Беркетелгән территорияләрне җыештыру һәм чистарту белән шулай ук хезмәт күрсәтүче һәм беркетелгән оешмалар да шөгыльләнде.
Өмәдә 7 берәмлек махсус техника эшкә җәлеп ителде, каты көнкүреш калдыклары полигонына 85 тонна чүп чыгарылды, чарада барлыгы 20 379 кеше катнашты.
Марина СӘГЫЙТОВА
Оксана ГАЙСИНА фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа