Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Шомафилар ышандыра белгән

29 ноябрь көнне кичке якта Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә 35 яшьлек ханым мошенниклар тозагына эләккәнен әйтеп, гариза язган. Зыян күргән ханым сүзләренә караганда, ул 27 ноябрь көнне "Интернет"тагы социаль челтәрләрнең берсендә үз битенә кергәч, кредит бирүләре турында белдерү күрә. Күрсәтелгән ташлама буенча сайтка керә һәм кредит бирү шартлары белән таныша....

29 ноябрь көнне кичке якта Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә 35 яшьлек ханым мошенниклар тозагына эләккәнен әйтеп, гариза язган.

Зыян күргән ханым сүзләренә караганда, ул 27 ноябрь көнне "Интернет"тагы социаль челтәрләрнең берсендә үз битенә кергәч, кредит бирүләре турында белдерү күрә. Күрсәтелгән ташлама буенча сайтка керә һәм кредит бирү шартлары белән таныша. Биреләчәк кредит 14 процентлы икән һәм бу ханымны кызыксындырып җибәрә. Шунда ук анкета тутырып, 230 мең сумга заявка яза.

Икенче көнне бер хатын-кыз шылтыратып, үзен банк операторы һәм кредитлар бирү кураторы дип таныштыра, ханымның язган гаризасы нигезендә кредит алырга ризалык бирелү турында хәбәр итә. Тик моның өчен акча средстволарын башка регионга күчерү өчен 4 025 сум түләргә тиешлеген әйтә.

Җирле газеталарда полиция хезмәткәрләренең кредитлар алганда, башка очракларда мошенниклар тозагына эләкмәгез дип кисәтүен әллә ничә тапкыр күргән, укыган булса да, күрсәтелгән банк картасы номерына ханым бу акчаны күчерә. "Оператор бик ышандырып сөйләде" , - ди ул. Күпмедер вакыттан соң аның телефоны тагын "телгә килә". Бу юлы икенче бер хатын-кыз - "страховка бүлеге начальнигы" шылтырата. Иминият акчасы 13 846 сум тәшкил иткәнен һәм, әлеге сумма түләнүгә, кредит акчасының кичекмәстән күчереләчәген әйтә. Ханым беркадәр икеләнеп кала, шикләнеп тә куя, тик озакка түгел, акчаны күчерергә күндерәләр үзен. Ханым банкомат аша акчаны күчереп тә куя. Тик менә ул көткән кредит кына килми. "Банк вәкилләре дә телефонны алмый башлый. Шунда гына ханым үзенең мошенниклар корбаны булганлыгын, ныклап торып алдаганнарын аңлый.

Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 159 нчы маддәсе, 2 нче өлеше буенча ("Мошенниклык") җинаять эше кузгатылды.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса